Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Чыгарылыш сыйныф укучылары өчен яңалык

Кабул итү кампаниясе ахырына кадәр БДИның бер фәнен яңадан тапшыру хокукы 2024 елда барлыкка киләчәк. Шул ук вакытта имтиханның беренчел нәтиҗәсе юкка чыгарылачак.

Бу хакта Россия Мәгариф буенча күзәтчелек хезмәтендә игълан иттеләр, яңалык быел ук үз көченә керә дип ассызыкланыла.

Яңа кагыйдәләр буенча, чыгарылыш сыйныф укучылары инде июнь аенда ук, фәннәрнең берсе буенча нәтиҗәне яхшыртырга теләгән абитуриентлар әлеге предметны яңадан тапшыру хокукыннан файдалана алачак. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, имтиханны яңадан тапшырганнан соң ике билгенең берсен сайлап булмаячак, чөнки беренче билге юкка чыгарылачак. Үзгәрешләр якын арада БДИ уздыру тәртибендә һәм имтиханнар расписаниесендә чагылыш табачак.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казан шәһәр Думасының йомгаклау сессиясендә Казан укучыларының БДИ нәтиҗәләренең түбән булуына игътибар иткән иде. Республика башкаласы буларак, Казан белем бирү процессында һәрвакыт үрнәк булырга тиешлеген ассызыклады Рөстәм Миңнеханов һәм мәктәпләрдәге вәзгыятьне анализлау бурычын куйды, педагогларның һөнәри составына аерым игътибар бирде.

Шәһри Казан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев