Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Чистайның Бахта авылында көзге кич утырулар башланган - фото

Көннәр салкынайтты, бакчалардан уңыш җыеп алынды - халкыбызның матур җолаларын һәм фольклорын искә алу вакыты җитте

Чистай районының Бахта авылы клубында кич утырулар башланып китте. Халкыбызның борынгы йолалары, йола-гадәтләре җанда саклана.
"Гади авыл өенә куз салыйк. Һәр җирдә чисталык, пөхтәлек хөкем сөрә. Әллә нинди зиннәтле әйберләр булмаса да, аннан нур бөркеп тора һәм барысы да килешле итеп үз урынын тапкан. Чигүле мендәрләр күпертеп куелган карават, егетләр кулында хәзер-хәзер уйнап китәм дигән сыман гармун, өстәлдә парларын күтәреп самавыр чыжлый... Кич утыру җырсыз буламы?! Егетлэр гармун сузып җибәрде, хатын-кызлар аңа кушылып җыр башкарды. Ә яшьләр парлашып биеп алырга да өлгерделәр. Бергәләп табында гөрләшеп утыру нинди күңелле!" - дип яза бахталылар.
Мондый очрашулар кичәсе халкыбызның йола-гадәтләрен саклап калу өчен бик кирәк.
 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев