Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Чистай керәшен оешмасы: этник бәйрәмнәр оештырганда яшьләрне җәлеп итәбез

17 декабрь көнне Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә Республика керәшен иҗтимагый оешмасының идарә утырышы булды

Утырышны Республика керәшен оешмасының җитәкчесе Иван Егоров алып барды.
Чистай керәшен оешмасының җитәкче урынбасары Алексей Ефимов үз чыгышында район күләмендә яшьләр һәм балалар белән эшләү тәҗрибәләре турында сөйләде. Барлык этник бәйрәмнәрне оештырганда да яшьләрне җәлеп итүләрен искәртте. Быел Чистай оешмасы “Айбагыр” лагере сменасына 8 бала әзерләп җибәргән. Җитәкчеләр тарафыннан квота бирелсә, икенче елга балалар санын артырырга уйлыйлар. Чистай оешмасы студентлар белән дә элемтәдә тора икән.
Алексей Ефимов, шулай ук, районның фольклор коллективларының республика, илкүләм һәм халыкара чараларда актив катнашуын да билгеләп узды. Быел виртуоз музыкант, “Багалмам” ансамбле җитәкчесе Вячеслав Митрофанов фаҗигале рәвештә китеп барды. Алексей Ефимов сүзләренчә, бу – Чистай керәшеннәре өчен зур югалту. “Бүгенге көндә оешма күренекле карендәшебезне алыштырырлык кеше таба алмый әле”, - дип билеләде ул.

Бу темага:

Республика керәшен оешмасының идарә утырышы булды
Республика керәшен оешмасы исполком җитәкчесе Людмила Белоусова еллык эшкә отчёт ясады


Керәшен дөньясындагы яңалыкларны “Туганайлар” сайтыннан һәм “ВКонтакте”, “Инстаграм”, “Одноклассники” һәм “Фейсбук” социаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев