Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Чөгә балыгы үрчиячәк

Идел көне уңаеннан, Казан шәһәрендә Идел елгасына 3 мең вак чөгә балыгы (стерлядь) җибәргәннәр

Бу чөгә балыгын үрчетү, елганың экосистемасын саклау максатыннан эшләнгән. Казан – Идел буе төбәге шәһәрләре арасыннан әлеге акция уздырылган беренче шәһәр.

Билгеле булганча, республикадагы елгаларда аз санлы булган һәм сирәк таралган чөгә балыгы 2013 елда Татарстанның Кызыл китабына (шулай ук, Россиянең Кызыл китабына да!) кертелгән. Моның сәбәбе – табигый уылдык чәчү урыннарының азаюы, ләмләнүе  һәм пычрануы, шулай ук, Куйбышев һәм Түбән Кама су саклагычларына караган экосистемаларда тиешле тәртип бозылу.

1980-1990 елларда 40,5 тонна чөгә балыгы тотылган булган.

2010 елга бу сан нибары 1,3 тонна гына тәшкил иткән. Иң күбе Кама елгасының киң урыннарында очрый икән.

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев