Чаллыда Питрау бәйрәме билгеләп үтелә
Хәбәрләр

Чаллыда Питрау бәйрәме билгеләп үтелә

Бәйрәмгә килүчеләр каен миллеге бәйләү, утын кисү, чәчәк бәйләмнәре җыю кебек ярышларда көч сынаша алачак.

Якшәмбе, 16 июльдә, Чаллы ипподромында керәшен халкының гореф-гадәт, йолаларын чагылдыра торган Питрау бәйрәме уздырыла. Бу хакта Автошәһәр мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бәйрәмдә Алабугадан - "Ак каз", Чаллыдан - "Карендәшләр", "Казан айбагары", "Кама таңнары" фольклор ансамбльләре һәм шулай ук Татарстанның халык артисты Галина Казанцева чыгыш ясаячак.

"Питрау көне"ндә гадәттә уздырыла торган аркан тартышу, кыр чәчәкләреннән гөлләмәләр җыю, каен миллеге бәйләү, утын кисү кебек ярыш-бәйгеләр дә булачак.
Бәйрәм программасы танылган артистлар Александра Игнатьева, Оксана Дмитриева, Марина Карпова, Валерия Шрыкова катнашында концерт-дискотека белән тәмамланачак.
Шулай итеп, Питрау бәйрәме Чаллы ипподромында якшәмбе көнне - 16 июльдә 16.00 сәгатьтә башлана.

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Нет комментариев