Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Бордыда – шахмат зонасы

Борды авылы мәктәбендә тантаналы рәвештә шахмат зонасы ачылды. «Бердәм Россия» партиясенең әлеге проекты республиканың барлык мәктәпләрендә шахмат уйнау мәйданчыклары булдыруны күздә тота

Борды авылында шахмат зонасы ачуда җирлек депутаты, крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Равил Миңнехуҗин ярдәм итте. Ул мәктәп шахмат секциясе өчен ике уен җыелмасы алды. 

Шахмат зонасын ачу тантанасында депутат үзе дә катнашты. Чарага Борды авыл җирлеге башлыгы Роза Әбделманова да килгән иде. 
Уен мәйданчыгы ачылганнан соң шахмат турниры үткәрелде. Җиңүчеләр грамоталар һәм медальләр белән бүләкләнде. 

Искә төшерәбез, «Бердәм Россия»нең региональ политсоветы президиумы эшчәнлеге кысаларында милли проектларны гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча авыл мәктәпләрендә шахмат зоналары булдыруда юл картасы төзелгән. 

"Якты юл" / Фото Борды мәктәбеннән алынды

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев