Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

“Борды” халык фольклор ансамбле турында кызыклы фактлар

"Борды" халык фольклор ансамбле 1985 елда Борды авылында оеша. Аңа Касакина Нина Яковлевна нигез сала

2011 елның декабреннән ансамбльнең сәнгать җитәкчесе - Рамазанова Вера Николаевна. Ансамбль атнага ике тапкыр: сишәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә шөгыльләнә. “Борды” халык фольклор ансамбльнең максаты: керәшен җыруларының, гореф-гадәтләренең, йолаларын матурлыгын күрсәтү, аларны саклап калу һәм яшь буынга тапшыру.

“Борды” халык фольклор ансамбленә йөрүчеләр, яшьләр белән аралашып, аларда халык иҗатына мәхәббәт тәрбиялиләр, үз тәҗрибәләрен, белемнәрен тапшыралар. Үзләренең иҗади мөмкинлекләрен үстереп, камилләштереп, ансамбль үз сафларында фикердәшләрен, халык иҗатын яратучыларны берләштерә. Ансамбльгә йөрүчеләр бергәләп җырларга гына түгел, бер-берсе белән аралашырга да җыела. Ансамбль артистлары, җирле җыруларны һәм гореф-гадәтләрне өйрәнеп, һәр чарада авыл халкына чыгышларында күрсәтергә тырышалар.

“Борды” халык фольклор ансамбле район, республикакүләм конкурс-фестивальләрендә һәм бәйрәм чараларында актив катнаша. Ансамбльнең җырларын яздырып алыр өчен Казаннан студентлар да килә. Шулай ук ансамбль радиода да кунакта була. “Борды” халык фольклор ансамбле Казан, Алабуга, Минзәлә, Менделеевск, Зәй һ. б. шәһәрләре сәхнәсендә чыгыш ясый. Ансамбльнең күп еллык хезмәт җимешләре - дипломнары һәм бүләкләре дә бихисап.

“Борды” халык керәшен фольклор ансамбленең репертуары гаять бай. Ансамбль башкаруында халык җырлары һәрвакыт дәртле яңгырый һәм авылдашлары тарафыннан яратып кабул ителә. Шулай ук ансамбль репертуарында керәшеннәрнең “Нардуган”, "Питрау", "Тройсын", "Олы көн", "Керәшен туе" йолаларының театральләшкән күренешләре дә бар.

“Борды” халык керәшен фольклор ансамбленә 2010 елда “Халык ансамбле” исеме бирелә.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев