Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Бүген Казанның Тихвин чиркәве священнигының 60 яшьлеге уңаеннан тантана узды

Павел атакай - адашып йөрүче керәшеннәрне берләштерүче ул, ди Тихвин чиркәве прихожаннары. Бүген Казандагы Изге Ана Тихвин чиркәве священнигы, дин белгече, Татарстан республикасының бөтен керәшен чиркәүләре благочинные, Изге Макарий ордены кавелеры, Татарстанның "Фидакарь хезмәте өчен " медале иясе, протоиерей Павел атакай Павловка 60 яшь тулды. Әлеге уңайдан Тихвин чиркәвендә дин...

Тихвин чиркәве протоиерей Павел атакай Павловны котлау тантанасында "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы хәбәрчеләре дә катнашты.
Татарстанның күренекле дин әһелен тәбрикләргә Татарстан һәм Казан митрополиты Феофан исеменнән Казан епархия сәркатибе протоиерей Владимир Самойленко килде. Ул Павел Павловның изге гамәлләре, керәшен җәмгыятен берләштерүдә, яшьләрне иман юлына юнәлдерүдә олы гамәлләре хакында бәян итте. Татарстан дин әһелләре исеменнән рәхмәт әйтте. Беренче дәрәҗә Казан Изге Ана медале белән бүләкләнәчәген дә хәбәр итте. Юбилей уңаеннан медальне якын киләчәктә Татарстан һәм Казан митрополиты Феофан шәхсән үзе тапшырачагын билгеләп узды. Юбилярга Казан Изге Ана иконасын бүләк итте.
Татарстан республикасының бөтен керәшен чиркәүләре благочинныен чиркәүгә гыйбадәткә йөрүчеләр дә котлады. Евдокия Павлова - элеккеге укытучы, Тихвин чиркәве ачылганнан бирле чиркәүгә йөри. " Павел атакай совет чорында Алладан биздерелгән һәм төрле җирләрдә сибелеп яшәүче керәшеннәрне бергә туплый башлагач, бик сөендек. Бу чиркәүне ачканда, ул бик каты кыенлыклар күрде, әмма Павел атакай үз иманында нык торды, сабыр булды, хикмәт белән эш итте. Чын күңеленнән яратып үз эшен башкара, башкаларны да сабырлыкка, Аллаһ юлына өнди. Татарстандагы гына түгел, Россиянең төрле чиркәүләренә ярдәм итә ул. 1998-2008 елларда Павел атакай җитәкчелегендә "Җаңа Законъ" керәшенчәгә күчерелеп бетте һәм бастырылды. Моннан тыш та әле изге гамәлләре күп булды", - диде "Татар-информ" хәбәрчесенә Евдокия Павлова.

Татарстан керәшен җәмгыяте оешмасы җитәкчесенең урынбасары Илья Михайлов Павел атакайны Татарстан керәшеннәре исеменнән котлады. "Моннан 20 еллар элек бу чиркәү бинасын безгә тапшырдылар. Ул бик ташландык хәлдә иде. 70-80 процент җимерелгән хәлдәге бинаны протоиерей Павел менә шундый затлы хәлгә китерде. Бу эштә аңа прихожаннары, гаиләсе дә зур ярдәм күрсәтте. Шәхсән үзем чиркәүнең чаңнарын эшләтеп куйдыруда булыштым, моның белән горурланам да. Шушы чиркәүдә Павел атакайны әнисе дә, әтисе дә хезмәт итте. Хәзер инде балалары да бик булыша. Безнең дин лидерыбызның рухи-әхлакый кыйммәтләрне саклау һәм үстерү, тынычлык, динара татулыкны ныгытуга керткән өлеше бик зур һәм хөрмәткә лаек", - диде "Татар-информ" хәбәрчесенә Илья Михайлов.

Казанның Тихвин Изге Ана иконасы исемендәге чиркәүдә протоиерей Павел Павловны дин башлыгы һәм күпләрнең рухи остазы буларак та, дини хезмәтләре өчен дә Татарстан дин әһелләре хөрмәт итә.

Тарихи белешмә: Казан Тихвин чиркәве - Татарстан башкаласы Казан шәһәренең Иске Татар бистәсендә, Михаил Худяков урамында урнашкан православие гыйбадәтханәсе. Татарстандагы керәшен приходлары үзәге. Россия православие чиркәвенең Казан митрополиясенә карый.

XVII гасырның II яртысында (1646-1685) Болак арты җирлегендә Тихвин чиркәве салынган була. XVIII гасыр ахырында чиркәүне таштан салалар. XIX гасыр уртасында чиркәү Иске Татар бистәсе уртасында кала.
1859 елда Иске Татар бистәсендәге янгын вакытында чиркәү өстендәге күктә Мәрьям Ана шәүләсен күрүчеләр була. Тихвин чиркәвенең Изге Мәрьям Ана иконасы шөһрәт казанып, шәһәрнең символына әверелә, иганәчеләр санын арттыра.

1898-1900 елларда иганәчеләрдән җыелган акчага чиркәү бинасын үзгәртеп коралар, тышкы кыяфәте XIX гасыр православие чиркәүләре төсмерен ала.1938 елда чиркәү ябыла. Совет заманында склад итеп файдаланыла. 1989 елның 23 декабрендә Казан һәм Мари архиепискобы Анастасий фатихасы белән гыйбадәт кылуны татар (керәшен) телендә башкару гамәлгә керә. 1997 елда Тихвин чиркәве Россия православие чиркәвенең Казан һәм Татарстан епархиясенә кайтарып бирелә. Дини йолалар, гыйбадәт кылу, кагыйдә буларак, татар (керәшен) телендә башкарыла.

"Татар-информ", Мөршидә Кыямова

Фото: Михаил Захаров

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев