Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Бахта һәм Мөслим авылы мәктәбләрендә Беренче кыңгырау чыңлады

Бүген «Туганайлар» газетасы журналисты Алинә Галимҗанова һәм SMM белгече Олеся Дмитриева Чистай районының Бахта һәм Мөслим авылларында Белем бәйрәмендә булып кайтты.

Укучылар Бахтада дүрт еллык мәктәпне тәмамлагач, югары класска күрше Мөслим авылына укырга йөриләр. Бүгенге көндә Бахта һәм Мөслим авылы мәктәпләрен бергә алсак, барлыгы 60 бала белем ала. Яңа уку елында беренче класска керүчеләр дә бар. Аларның икесе — Бахта, алтысы Мөслим мәктәбенә беренче класска барачак.

«Яңа уку елына да аяк бастык. Иң беренче чиратта, бу беренче класска керүчеләрнең укучы исемен алган, күңелләрдә кала торган вакыйгаларның берсе булыр. Барыбызга да уңышлы уку елы телим, бәйрәм белән! », — дип котлады һәм бүләкләр тапшырды мәктәп директоры Любовь Шишкова.

Әлеге мәктәпләр турында тулырак газетабызның киләсе — 14 сентябрь санында укый алырсыз.

Бахта һәм Мөслим авылы мәктәбләрендә Белем бәйрәменнән фоторепортаж.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев