Җиңүчеләргә һәм призерларга Грамоталар һәм истәлек бүләкләре тапшырылган
Гыйнвар ахырында район мәдәният йортында пенсионерлар (ветераннар) арасында Балык Бистәсе муниципаль районы оешуның 95 еллыгына багышланган шахмат һәм шашка буенча темпо-турнир булып узган. Турнирда Балык Бистәсе һәм авыллардан пенсия яшендәге ир-атлар һәм хатын-кызлар катнашкан. Бу турыда "Зәй офыклары" хәбәр итә.
Шашка буенча хатын-кызлар арасында беренче урынны - Бәтке авылыннан Мәдинә Нигъмәтуллина, икенче урынны Олы Мәшләктән Валентина Краснова, өченче урынны Олы Елгадан Наталья Фәхретдинова яулаган. Ир-атлар арасында Илфат Гарифуллин (Күгәрчен) җиңүче булган. Икенче урында-Мансур Атнагулов (Трой-Урай), өченчедә - Нурмөхәммәт Касыймов (Трой-Урай) лаеклы дип табылган.
Шахмат буенча хатын-кызлар арасында беренче урынны Балык Бистәсеннән Валентина Решетилова алган, икенче - Валентина Краснова, өченче - Наталья Фәхретдинова. Ир-атлар арасында Урахчадан Виктор Никитин яхшы нәтиҗә күрсәткән. Икенче урынга Котлы Бөкәш авылыннан Акмалетдин Юнысов, өченчегә - Григорий Краснов (Олы Мәшләк) ия булган.
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев