Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Балык Бистәсе районының Казаклар Чаллысы һәм Иванай авылларында Чүк бәйрәме үтте

Чүк – яңгыр боткасы пешерә торган бәйрәм. Оештыручылар составында Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәк тә бар

Халыкны җыю ягыннан, башка авылларга караганда, мөгаен, алар беренчеләрдән булгандыр. Иванай белән Казаклар Чаллысының уртак Чүк бәйрәмендә ел саен ботка пешерү йоласы үтәлә.

Быел да җыен уртасына казан чыгарып эленде. Анда төрле ярмадан ботка пешерелде.  Учак тирәсенә хатын-кызлар җыелышты. Алар ботка пешергән арада,  Дүся түти Васильева белән Татый түти Максимова келәү укыдылар. Бәйрәм ризыгы пешеп чыккач, җыенга килгән халык тәмле боткадан авыз итте.

Сыйланып алгач, халык түгәрәктә авыл көен сузып, җыен тирәли берничә тапкыр әйләнде. Соңрак, җыр-биюгә, уен-көлкегә бай тамаша башланып китте.

Алып баручы быел да үзләренең якташлары, Татарстанның атказанган артисты Олег Фазылҗанов булды. Бәйрәм Татьяна Ефремова, Снежана Андреева, Марина Казакова, Азат Хөсәенов, Дима Барановның җырлавы, "Сәлам", “Казансу”, “Тумар”, “Нур”, "Урагай" фольклор ансамбльләренең чыгышы белән үрелеп барды. Көрәштә Балык Бистәсеннән Айназ Билалов баш батыр булды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев