Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Бахта авылының “Тәңкәләр”е быел “Уен Фест”та катнашты

Чистай районыннан керәшен балалар фольклор ансамбленең “Җаулык алыш” уенын тамашачы яратып карады

Бүген, 1 июнь көнне Казан Кремле янындагы Дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы территориясендә республика күләмендәге “Уен Фест” традицион уеннар фестивале узды. Балаларны яклау көне уңаеннан, монда төрле бәйгеләр, уеннар, күңелле викториналар үтте, күңел ачу мәйданчыклары эшләп торды.

Татарстанның төрле шәһәрләре һәм районнарыннан килгән балалар коллективлары чыгышын карарга халык күп җыелды. Балаларга халыкыбызның культурасы, уеннары, җыр-биюләре ярдәмендә үзара аралышырга мөмкинлек биргән әлеге зур масштаблы проектта Чистай районының Бахта авылыннан “Тәңкәләр” фольклор ансамбле балалары катнашты.

“Тәңкәләр”нең җитәкчеләре Анна Акманова балаларның чарага бик теләп әзерләнүе хакында сөйләде: “Уен-фестны оештыручылар тарафыннан конкурс игълан ителгән ителде. 16 майга кадәр халык уеннарынның видеоязмасы презентацияләнеп, электрон почтага җибәрелергә тиеш иде. Безнең “Тәңкәләр” ансамбле керәшеннәрнең “Җаулык алыш” уенын сәхнәләштереп, видеога төшереп җибәрдек. Конкурста катнашучылар бик күп булды. Анда безнең районнан да шактый гына уеннар яздырып җибәрелде. Бер көнне безнең сайлау турыннан узып, “Уен-Фест”ка чакырылуыбыз хакында почтага хәбәр килде. Уенны музыкасыз, фонограммасыз, матур итеп, үзебезчә акапеллага гына уйныйбыз, элек ничек уйнаганнар, шулай күрсәтергә тырышабыз. Уен барышында җәзалар бирелә, кемдер җырлый, кемдер бии”, – дип сөйләде Бахта клубы методисты Анна Владимировна.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев