Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

"Багалмам" юбилейга әзерләнә

2017 елның март аенда Иван Чурин тырышлыгы белән Чистай шәһәрендә керәшен “Багалмам” ансамбле оештырыла

Ансамбль 12 кешедән тора, иң яшенә 32 яшь булса, иң олысына – 87 яшь.  Ансамбль кыска гына вакыт эчендә бик күп уңышларга иреште:
-3 ел рәттән Питрау керәшен бәйрәмендә җиңү яуладылар;
- республика күләмендәге “Безнең йортыбыз – Татарстан” фестивалендә лауреат исеменә лаек булдылар;
- республика күләмендәге 5нче һәм 6нчы “Балкыш” фестивалендә дипломнар белән бүләкләнеп, Казанда Гала-концертта катнаштылар;
- Чуваш Республикасының  "Урмай-Зәлидә" төрки дөнья традицион мәдәнияте фестивалендә I дәрәҗә диплом белән бүләкләнделәр;
-“Алтын-Мәйдан-Кырым” халыкара инклюзив фольклор фестиваль-конкурсының 8 номинациясендә катнашып, җиде – 1нче урын,  бер 3нче урын алып кайттылар;
- республика керәшен мәдәнияте фестивалендә 3 нче дәрәҗә лауреат булдылар.
“Менә инде 5 ел вакыт та үтеп китте. 29 апрель көнне ансамбль үзенең 5 еллык юбилей концертын үткәрергә җыена. Концертка Казаннан кунаклар килер, дип көтелә. Шулай ук, бәйрәмгә Түбән Кама, Алексеевск, Яңа Чишмә һәм Чистай районнарыннан керәшен ансамбльләре дә чакырулы”, – дип хәбәр итте безгә Чистайдан Елизавета Цыганова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев