Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

"Айбагыр" унберенче мәртәбә балалар җыя

4 августта "Айбагыр" керәшен этнолагеры унберенче мәртәбә үз ишекләрен ача.

Этносмена быел Яшел Үзән районының өр-яңа "Мирас" лагеры базасында үткәреләчәк. Төрле районнан 78 баланың килүе көтелә. "Айбагыр"ны ачу тантанасы 6 август көненә билгеләнгән.

"Лагерь унсигез көн дәвамында эшләячәк, ягъни 4 августтан алып 21енә кадәр дәвам итәчәк. Быел программа узган елныкыннан аерыла, балалар белән төрле юнәлештә эшләячәкбез. Вожатыйлар, нигездә, үткән елларда "Айбагыр"га ял итәргә килгән балалар. Мәсәлән, Аида Сахарова, Кирилл Чернышев, Лиана Самойлова, Анна Киселева, Денис Михайлов, Эмилия Маямсина, Арсений Михайлов, Ксения Костромина кебек вожатыйларыбыз смена башлануын зарыгып көтә. Балаларны каршы алырга әзербез", - ди смена җитәкчесе Юлия Дувалова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев