«Айбагыр чибәре» һәм «Айбагыр җегете» конкурслары җиңүчеләре билгеле булды - фото, видео
8 август көнне «Айбагыр» этнолагеренда балаларның иң яраткан конкурслары - «Айбагыр җегете» белән «Айбагыр чибәре» узды.
Анда кызлардан Снежана Степанова, Карина Терентьева, Полина Афанасьева, Анжела Чуктиева, Виктория Тазова һәм Алевтина Кузьмина, малайлардан Алексей Захидуллин, Николай һәм Андрей Казанцевлар катнашты.
Конкурсантларны 3 турда ярыштырдылар. Башта туган телдә үзләре белән таныштырдылар, икенче турда кызлар белән егетләрне аерым сынадылар. Өченче турда катнашучыларга керәшен тарихы, культурасы буенча сораулар бирделәр. Һәрбер отряд катнашучыларга көч биреп торды, атмосфера бик позитив иде, балаларда - бердәмлек.
Нәтиҗәләр буенча, җиңүчеләр – Виктория Тазова белән Николай Казанцев.
Аларга Дипломнар һәм бүләкләр тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев