Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Авыл көненә җыелдылар

Мамадыш районының Комазан Башы авылында “Яшьлектә калыйк әле” дип аталган бәйрәм узды.

Авыл көнен бәйрәм итү соңгы елларда Комазан Башында да матур традициягә әйләнде.

Бәйрәмгә читтә яшәүчеләр дә кунакка кайта, тирә-як авыллардан да киләләр.

Комазан Башы авылындагы бәйрәмдә Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Валерий Шрыков, Татарстанның атказанган артисты Рәсим Низамов үзләренең матур җырларын башкардылар. Комазан Башының "Карендәшләр" фольклор ансамбле, Дүсмәт авылының "Җиңгәйчәләр" халык фольклор ансамбле һәм авылның җыр-моңга гашыйк кешеләре чыгыш ясады.

“Инде 15 ел рәттән, июльнең соңгы шимбәсендә, Авыл көне үткәрелә. Беренче елны Сиксәненче еллар дискотекасы буларак оештырган идек.  Аннан соң, “Яшьлек белән очрашу”, “Яшьлектә калыйк әле” дип атадык. Моның үз сере бар –  авылның олырак кешеләре бәйрәмгә кайтырга кыенсынмасын, дидек. Быел Раджив Иванов спонсор булды. Безнең кечкенә авыл өчен бәйрәм бик “грандиозный” килеп чыкты. “Жырлыйк әле” тапшыруын  алып баручы талантлы артистларыбыз Алинә һәм Азат Кәримовлар да килгән иде.

Бәйрәм хөрмәтенә салют атылды. Читтән, шәһәрләрдән кайтучылар шактый иде. Казанда шулпа, пылау пешереп, халыкны сыйладылар. Бәйрәм клубта дәвам итте. Халкыбызның чүпләмле, тыкрыклы, станок биюләрен биедек”, – дип хәбәр иттеләр мәдәният йорты хезмәткәрләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев