Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Атнаның икенче яртысында Татарстанда +8 градуска кадәр җылыта

Атна уртасында кыска вакытлы салкыннан соң Татарстанда җылытачак.

15 һәм 16 мартта республика антициклон перифериясендә булачак. Якын атмосфера фронты аркасында 15 мартта урыны белән кыска вакытлы явым-төшемнәр булачак. Һава температурасы төнлә 0-5 градус һәм көндез 2-8 градус җылылык тәшкил итәчәк, дип билгеләп үтә синоптиклар.

Метеорологларның беренчел мәгълүматларына караганда 17 һәм 18 мартта кайбер урыннарда катнаш характердагы кечкенә явым-төшемнәр булырга мөмкин. 17 март көнне һава температурасы төнге сәгатьләрдә -1дән +3 градуска кадәр һәм көндезге сәгатьләрдә +3тән +8 градуска кадәр тәшкил итәчәк. 18 март көнне температура фоны тагын түбәнәйәчәк: төнлә -2дән -7 градуска кадәр һәм көндез +1дән +5кә кадәр булыр дип көтелә.

ТИ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев