Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Атналык йолдызнамә: Икеләнер чак түгел

Йолдызлар ниләр вәгъдә итә?

Кучкар (21.03 – 20.04) Бу атнада искиткеч матур очрашулар, кызыклы тәкъдимнәр бер-бер артлы булып торачак. Матур гына үзгәрешләр дә көтелә әле. Дәрәҗәгезне үстерү мөмкинлеге ачылачак. Әмма мөһим карарларны ялгыз түгел, ә гаиләгез, дусларыгыз белән киңәшләшеп кабул итү хәерлерәк.

Үгезбозау (21.04 – 20.05) Икеләнер чак түгел. Бөтен шикләнүләрегезне алып ташлап, хәлиткеч гамәлләргә керешегез! Бу атнада күңелегезгә хуш килердәй очрашулар булачак. Атна ахырында әйбәт кенә керемгә һәм дусларыгыз ярдәменә исәп тотарга мөмкин.

Игезәкләр (21.05 – 21.06) Уңай тәэсирләр, романтик очрашулар чоры. Игътибар үзәгендә калып, бүләкләр һәм чәчәкләргә күмелерсез шикелле. Моннан тыш кесәгезнең калынаюына да өмет итеп булачак.

Кысла (22.06 – 22.07) Атна башында әйбәт кенә яңалыклар көтегез. Планнарыгызга киртә куярдай киңәшчеләрдән читтәрәк йөрегез. Атна ахырына берни планлаштырмагыз: тормыш үзе барысын да көйлиячәк.

Арыслан (23.07 – 23.08) Иҗат кешеләре өчен аеруча әйбәт чор. Кайбер мөмкинлекләрегездән әлегәчә файдаланмыйча килүегезне күрсәтердәй хәлләр килеп чыгачак. Шул рәвешле, алдыгызда яңа юллар ачылачак.

Кыз (24.08 – 22.09) Атна уртасында көтмәгәндә генә очрашып күрешү күңел түрендәге хатирәләрне кузгатып җибәрер. Тәкъдимнәргә саграк карагыз: кайберләре хәтта зыян салырга мөмкин кебек. Сәфәр чыгу теләге генә түгел, мөмкинлеге дә барлыкка килер.

Үлчәү (23.09 – 23.10) Хезмәттәшләрегез белән аралашканда, кайбер серләргә төшенеп, күп кенә нәрсәләрне аңларсыз. Атна ахыры кичектереп булмаслык эшләр белән тулы булачак. Әмма барысына да өлгерәчәксез!

Чаян (24.10 – 22.11) Юл куя белсәгез, менә дигән уңышларга ирешәчәксез. Үзегезне бик бәхетле хис итү мөмкинлеге бирердәй хәлләр көтегез. Ләкин бер мәсьәләдә үҗәтләнеп кенә маташмагыз: беренчедән, бу сыйфат сезгә килешми, икенчедән…

Укчы (23.11 – 21.12) Хезмәттәшләрегез белән мөнәсәбәтләр яхшырачак. Кайберләре хәтта үзегезгә матди яктан ярдәм итү теләге белдерәчәк. Атна ахырында зур гына планнарыгызны тормышка ашыру өчен искиткеч мөмкинлекләр ачылачак.

Кәҗәмөгез (22.12 – 20.01) Сабыр булыгыз: сездән барысы да нәрсәдер таләп итәр һәм көтәр кебек. Шул ук вакытта күңелегез бигүк теләмәгән кешеләр арасына да эләгүегез бар. Чәршәмбе көнне шәхси тормышыгызда матур гына вакыйга килеп чыгар. Ләкин саграк булыгыз: сер итеп сакланылырга тиешле әйберләрнең ялгыш кына телегездән ычкынып китүе бар.

Сукояр (21.01 – 19.02) Атнаның беренче яртысында күңелгә сары май булып ятардай сюрприз көтегез. Дусларыгыз арасыннан берсе инде күптәннән көтелгән бер яңалык әйтеп сөендерер. Ял көннәрендә акча мәсьәләсендә бераз гына бәхәсләшеп алырга туры килер.

Балык (20.02 – 20.03) Мул тормышта, татулыкта яшәвегезгә сөенеп туя алмассыз. Шулай да саграк булыгыз: сездән көнләшүчеләр пәйда булыр кебек. Арагызга кермәсеннәр берүк…

ВТ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев