Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

"Асыл бизәк" фольклор коллективы турында кызыклы фактлар

Коллективның максаты – Тукай районы керәшеннәренең җыр-биюләрен, гореф-гадәтләрен саклау һәм киләчәк буынга тапшыру

"Асыл бизәк" фольклор коллективы Мәләкәс мәдәният йортында 2018 елдан эшли башлый. Бу коллектив «Питрау» керәшен халык фольклор аснамбленең 40 яшьтән 55 яшькәчә төркеме буларак оеша. Коллективның сәнгать җитәкчесе - Казанцева Марина Михайловна.

Коллективның максаты – Тукай районы керәшеннәренең җыр-биюләрен, гореф-гадәтләрен саклау һәм киләчәк буынга тапшыру. Ансамбльдә даими иҗади эзләнүләр бара: җыр материаллары белән сак эш итеп, яшьләрнең игътибарын җәлеп итү һәм борынгы җырларга мәхәббәт уяту; аларда халкыбызның сәнгатенә, тарихына карата патриотик хисләр тәрбияләү.

"Асыл бизәк" фольклор коллективы Мәләкәс мәдәният йортында уздырылган чараларда, район һәм республикакүләмендә уздырылган төрле конкурс, фестивальләрдә актив катнаша. Менделевск районы Иске Гришкин авылында үткән "Җәмле Җураш буйларында", Мамадыш районы Җөри авылында уздырылган "Питрау" республика керәшен мәдәнияте бәйрәмендә инде ничә ел уңышлы чыгыш ясый.

Мәләкәс мәдәният йортында үткәрелә торган Питрау, Май чабу, Нардуган, Олы көн бәйрәмнәре «Асыл бизәк» фольклор коллективы чыгышыннан башка узмый.

"Асыл бизәк" фольклор коллективының иҗади эшчәнлеге бер генә тамашачыны да битараф калдырмый, бәйрәм һәм шатлык атмосферасы тудыра, уңай хис-кичерешләр бирә, җәмгыятьне рухи баета һәм буыннар бәйләнешен ныгыта.

Яков Емельянов исемендәге мәдәни йорт

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев