Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Ашарга әзерләргә вакытыгыз булмаса

Тамак ялгап алыр өчен ризыкны бик тиз әзерләргә була

Түбәндәге рецептлардан үзегезгә җиңел тоелганын сайлап, пешереп карагыз әле. Продуктлар, чама белән, ничә кешегә әзерләүгә карап алына.

Солы боткасы. Сөттә пешерелгән  солы боткасына кабыгыннан чистартылган бер баннаны түгәрәкләп кисеп салыгыз һәм бер чәй калагы шоколад пастасы өстәгез. Яхшылап болгатырга онытмагыз.

Солы, җиләк-җимеш һәм чикләвекле катнашма. Чиста банкага солы ярмасы (“овсяные хлопья”)  салабыз. Өстенә йогурт (яки ряженка, кефир) салып болгатабыз. Шуңа бераз чикләвек, җиләк-җимеш өстибез. Һәм капкач ябып, төнгелеккә суыткычка куеп калдырабыз. Иртәнгә менә дигән ризык!

Помидорлы, ветчиналы күкәй тәбәсе. Күкәйгә сөт кушып, яхшылап туглыйбыз. Токмачлап, вак итеп туралган ветчина һәм помидор өстибез. Кызган майлы табага салып, акрын утта пешерәбез.

Тәмле “конверт”лар. Кибеттә сатыла торган лавашны (үзең әзерләгән кыстыбый  тышы да ярый) 10х10 сантиметр киңлектә кисәбез. Шуларның һәрберсенә кыргычта уылган сыр белән ветчинаны салып чыгабыз. Өчпочмаклап төрәбез. Тугланган күкәйгә салып, кызган майлы табада ике яклап та кыздырып алабыз.

Лаваштагы тәбә. Күкәй тәбәсе пешерәбез. Лавашны турыпочмаклык рәвешендә кисәбез. Шуңа эремчекле  сыр ягабыз. Өстенә, урта бер җиргә,  күкәй  тәбәсе һәм юка гына итеп киселгән берничә кисәк каты сыр салабыз. Болар эчтә калырлык итеп, лавашны төрәбез.  Төрелгән турысын аска каратып, табага салабыз. Ике яклап та  кыздырып алабыз.

Фото: unplash.com

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев