Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Ару гына торасызмы?

Валентина МАКСИМОВА, ветеран журналист, художник-этнограф: - Аллага шөкер. Көн дә яңа көн туа, матур көннәргә шөкер итәм, матур кешеләргә изге теләктә йөрим. Кич ятканда, көнем матур итеп узганга, тагын бер кат Ходайга шөкер, дим. Дөнья хәлләреннән хәбәрдар торам, "Туганайлар"ның "былтыргы" санын көтеп алам. "Былтыргы" дим, газета безгә 10 көн узгач,...

Валентина МАКСИМОВА, ветеран журналист, художник-этнограф:

- Аллага шөкер. Көн дә яңа көн туа, матур көннәргә шөкер итәм, матур кешеләргә изге теләктә йөрим. Кич ятканда, көнем матур итеп узганга, тагын бер кат Ходайга шөкер, дим. Дөнья хәлләреннән хәбәрдар торам, "Туганайлар"ның "былтыргы" санын көтеп алам. "Былтыргы" дим, газета безгә 10 көн узгач, бөтен кеше алып укып бетергәч кенә килә. Почтальонсыз авыл да түгелбез, югыйсә, ник алайдыр. Ярый әле хәзер Интернетка кушылдым, ашыгыч яңалыкларны сайттан карыйм.

Җәй җитте исә, кунаклар өзелми. Әле бу атнада гына өч оныгымны озаткан идем, менә хәзер Саратовтан иремнең туганнары кайтты.

Яңгырлы июнь аенда керәшен тамаксалары эшләгән идем, таралып беттеләр инде, сораучылар бар. Питрау алдыннан Дүсмәт авылы балаларына 8 комплект күлмәк тектем. Әле менә Алабуга, Спас ярминкәсенә барып, материаллар җыеп кайттым. Түбән Новгород өлкәсеннән, елына бер шул ярминкәгә "этнополотно" алып киләләр. Ул безнеңчә, шакмаклап сугылган. Үзебезнең Колышчы авылының "Покрау" коллективына, Покрау җиткәнче, яңа күлмәкләр өлгертергә исәп. Суккан эзәр-билбаулар да бар иде, шуларга кызыгып кайттым. "Бәрмәнчек"ләргә бик яхшы булыр иде, аларның ярлы киенүенә бик эчем поша. Дәүләт ансамбле булгач, ялт итеп торырга тиешләр, югыйсә. Халык бит бәйрәмгә бәйрәмчә, эшкә гадирәк итеп киенгән. Җиләнен кигәндә алъяпкычның да затлырагын япкан, эшкә кия торганын түгел. Кызлар да, уенга чыкканда, калпак-чачакларын киеп чыккан, муйтомар асмаган. Кызлар кызларча, әбиләр әбиләрчә, хатыннар хатыннарча, бәйрәмдә бәйрәмчә, эштә эштәгечә булсын иде. Һәр яшьнең үз фасоны, пурмысы, үз төсе бар бит. Килешсез кием кызны әби итә, әбине пәри итә дип, юкка гына әйтмәгәннәр. Менә шуларны уйлап, яңа, матур кием фасоннары иҗат итү уе белән яшәп ятам.Тәкъдимнәрем дә, идеяләрем дә юк түгел.

Җәй матур гына узып бара. Себерке бәйләдек, җиләк җыйдык, гөмбә сезонын көтәбез. Бакчамда күп итеп чәчәкләр үстердем, шуларга карап куанам. Бакчадагы җиләкләрнең күбесен суык алды. Безнең Мамадыш ягында табигать бик бай бит, җиләкне безгә урман бирә.

Мария СЕМЕНОВА, Казан шәһәре керәшен оешмасы җитәкчесе:

- 70 яшькә җиткәч, яңа сулыш ачылды. Кан басымым яхшырды, кәефләр күтәрелде. Җәемне бакчада эш белән ялны аралаштырып уздырам. Оныгым, оныкчыгым монда, су коенабыз, кызынабыз, чыныгабыз. Бәрәңгеләрем бик уңды. Кышка салатлар, заготовкалар ясадым. Сентябрь җитә, оныгым Танюша 4 класска барырга җыена, аның белән бергә мин дә морально уку елына әзерләнәм. Ял итәргә җылы якларга чакыручылар булды, шаккатмадым. Казаннан, Татарстаннан да матуррак җир юк. Кая барсам да, республикабыз өчен горурланып кайтам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев