Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Евдокия Толстова - #авылымгүзәллеге онлайн проектының финалисты

Балык Бистәсе районының Бирдебәк авылы мәдәният йорты җитәкчесе бер ай дәвамында онлайн проектта катнашты.

Татарстан Республикасы авылларына багышланган #авылымгүзәллеге онлайн проекты тәмам һәм аның финалистлары да билгеле. Проектның финалистлары арасында Балык Бистәсе районының Бирдебәк авылы мәдәният йорты җитәкчесе Евдокия Толстова да бар. Җиңүчеләрне 26 август Саба районында уза торган Әдәби Сабан туенда бүләклиячәкләр.

Татарстан авыллары үзенең тырыш халкы, көнкүреше һәм табигате белән матур, шәхесләре һәм тарихи һәйкәлләре белән горурлана ала. Әмма күбебез еш кына үз туган ягыбызның матурлыгы белән соклана, аның табигатен кадерли, кешеләрен хөрмәт итә белмибез. Туган ягыбызны кадерләргә, табигатен сакларга, авылларны яхшыртырга, аннан чыккан шәхесләрне белергә һәм хөрмәт итәргә кирәк. "Авылым гүзәллеге" (#авылымгүзәллеге) проекты нәкъ менә шушы максатлардан чыгып 2020 елдан башлап елга бер тапкыр үткәрелә.

21 көн дәвамында гариза тапшырган катнашучылар социаль челтәрләрендә #авылымгүзәллеге хэштегы белән, үз туган авылын һәм анда туып-үскән шәхесләрне танытып, 1 минутлык кыска видеолар, фотолар белән татар телендә файдалы мәгълүмати язмалар урнаштырып барырга тиеш иде.

Евдокия Григорьевнаның тырышлыгы һәм туган ягы өчен җан атуы югары дәрәҗәдә бәяләнүе белән котлыйбыз! 

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев