Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Анна Попова: Коронавирус аркасында карантин яки локдаун хакында сүз бармый

Роспотребнадзор башлыгы сүзләренчә, авыручылар саны артачак, әмма илдә эпидемиягә каршы эшләнгән чаралар һәм диагностика ысуллары бар

Россиядә коронавирусның яңа дулкыны фонында локдаун кертергә җыенмыйлар. 

«Бүген үк инде без локдаун турында сөйләшмибез, карантин турында сөйләшмибез, каршы тору буенча нинди дә булса гадәттән тыш чаралар турында сөйләшмибез», — дип белдерде Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роспотребнадзор) башлыгы Анна Попова. Бу турыда РИА Новости яза.

Ведомство башлыгы сүзләренә караганда, авыручылар саны артачак, әмма илдә эпидемиягә каршы эшләнгән чаралар һәм диагностика ысуллары бар. Халыкка мәгълүмат җиткерү системасы, «122» телефоны бар — ул гражданнар өчен әһәмиятле, дип искә төшерде Попова.

«Аларның бердәм номеры бар, шуның аша алар үз проблемаларын хәл итә ала», — диде Роспотребнадзор җитәкчесе.

1 февральдә Ковидка каршы көрәш буенча федераль оператив штаб хәбәр иткәнчә, бер көндә Россиядә ковид белән авыручы 17 меңнән артык кеше хастаханәгә салынган. Бер көн элек медицина учреждениеләренә коронавируслы 9 090 пациент килгән булган.  

ТИ

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев