Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Анна Даниловадан кош теле рецепты

Тәмле рецептны редакциягә Балык Бистәсе районының Алан-Полян авылында туып-үскән, бүгенге көндә Түбән Кама шәһәрендә гомер итүче Анна Данилова җибәрде

Анна Данилова 25 ел буе Түбән Кама шәһәренең 32 балалар бакчасында эшләгән. Бүгенге көндә лаеклы ялда.

Кош теле өчен кирәкле продуктлар: 3 күкәй, тоз, сода, он, сыек май.

Анна түти өч күкәйнең сарысын һәм берсенең агын гына куллана. Тәмгә карап тоз, пычак очында гына чәй содасы салып болгата һәм он кушып озаклап камыр баса. Шуннан соң ике ягын да бераз гына онлап, пакетка сала һәм 15 минутка җылы урынга куя. Тиешле вакыт үткәннән соң, җәймә җәеп, кечкенә кисәкләргә бүлгәли. Пешергән вакытта камыр катып китмәсен өчен җәймә белән каплап куя. Камырны әзерләгән арада, плитәгә май кыздырырга куела. Кызган майга бер-бер артлы әзерләгән камыр кисәкләре салына. Өстәлгә куйганда кош теленең өстенә бераз гына шикәр пудрасы да сибәргә була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев