Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

АNN SU: "Чи керәшен” кызы мин"

“Татар радиосы”н тыңлаучылар иртәнге эфирда үзләрен назлы тавышы белән сәламләгән кызны беләләрдер. Тәҗрибәле Зөлфәт Зиннуров белән Әбри Хәбриев командасында эшләве авырмы? Аnn Su псевдонимы нәрсәне аңлата? Сорауларыбыз шактый җыелган иде. Анна СУЛИМИНА белән якыннанрак танышыйк

– Анна, ни өчен Аnn Su псевдонимы алырга уйладың?

– Радиога килгәнче, мин җырчы буларак чыгыш ясый башлаган идем. Шул вакытта татар эстрадасына псевдоним белән керергә булдым. Исемне бик озак уйлап йөрдем. Иҗатташ дусларым да күп төрле исемнәр тәкъдим итеп карады, ләкин берсе дә ошамады. Ахыр чиктә, чын исемем һәм фамилиямнең беренче иҗекләрен кушып, Аnn Su исемен сайладым. Оригиналь булуын ошаттым.

– Җырлау сәләте, гадәттә, нәселдән күчә. Синең очракта да шулаймы?

– Мин чиста керәшен гаиләсеннән. “Чи керәшен” дип әйтәләр бит әле, менә ул сүзләр миңа туры килә дә инде. Мамам Венера чыгышы белән Мамадыш районының Владимир авылыннан, ә папам Гурий – Түбән Кама районының Нариман авылыннан. Безнең гаиләдә җырчылар юк, бәйрәмнәрдә өстәл артында гына җырлыйлар. Җырга мәхәббәт шул вакытларда тугандыр да инде.

– Син халык арасында, беренче чиратта, җырчы буларак танылдың. Карьера башын искә төшерик әле.

– Әйе, 2014-2015 елларда җырчы буларак эшчәнлегем башланды. Хәтта, Элвин Грей командасы белән Башкортстан якларында бик күп тапкыр гастрольләрдә булдык. Бездә бит күп кенә җырчылар Татарстанга килеп танылалар, ә Элвин Грей мине Башкортстан халкына “Ансу – татар кызы, башкортча сөйләшергә өйрәнә, Татарстаннан килеп башкортча җырлый” дип халыкка тәкъдим итте. Ул вакытта мин башкортлар арасында шактый популяр идем. Хәтта, Уфага берәр сәүдә үзәгенә керсәм, арттан кемнеңдер йөргәнен сизә идем, фотоларга төшерәләр иде. Гомумән, артист тормышы бик авыр ул. Шул чорда гастрольләрдән шуның кадәр туйдым ки, “башка беркайчан гастрольләргә чыкмыйм” дип үз-үземә сүз бирдем.  

– Элвин Грей дигәннән, ул сине үзе күреп алдымы?

– Юк, мин аңа үзем яздым. Беренче тапкыр “ВКонтакте”да күргәч, “кем микән инде бу тагын” дип уйлап куйган идем. Ләкин җырларын тыңлагач, “ничава” икән дигән фикергә килдем. Аның аранжировкалары үзенчәлекле. Берсендә, мама белән кич сөйләшеп утырганда, “Элвин Грейга барып тавышны да яздырасы иде” дип әйтеп куйдым. Мама минем теләккә каршы килмәде, 10 мең сум тоттырып, Мәскәүгә озатты. Шулай итеп, мин Элвин Грей белән танышып китттем.

– Ирең җырлавыңа каршы түгел идеме? Ул да үзең кебек “чи керәшенме” соң?

– Ирем Данил – урыс. Парымны сайлаганда “артист кешегә кияүгә чыкмаячакмын” дип үземә сүз биргән идем. Әти-әниләрем дә шәхси тормышыма беркайчан кысылмады. Улыбыз бар, Давид исемле, әлегә тагын алып кайтырга җыенмыйм, берсе дә бик җиткән икән (көлә). – “Татар радиосы”на ничек килеп эләктең? – Бу минем күптәнге хыялым иде. Декретка кадәр дә чакырдылар. Ике ел декретта утырып бик нык арыдым. Яңа ел бәйрәмендә, ай һәм кояш тотылган көннәрдә, радиога эшкә урнашсам иде, дип теләк тели идем. Шул теләгем мине кастингка китерде. Юмор хисен ошаттылар булса кирәк, эшкә дә алдылар.

– Эшеңдә кызыклы хәлләр дә булгалыйдыр?

– Гел булып тора. Берсендә туры эфир вакытында “начлый” дип әйтеп ташладым. Начлый – көчкә, дигәнне аңлата, ул безнең як диалекты сүзе икән. Ә мин аны әдәби сүз дип сөйләмемдә куллана идем. Әбри белән Зөлфәт шул вакытта миннән рәхәтләнеп көлделәр, җитмәсә, берничә тапкыр махсус кабатлаттырдылар. Хәзер менә радио тыңлаучылар да бу сүзне белә инде.

– Әбри һәм Зөлфәт белән эшләве авыр түгелме?

– Башта авыр иде. Әбри – укыту чы, саф татар теле өчен көрәшүче кеше. Ә Зөлфәтне әйтеп тә тормыйм инде... Кайбер очракларда аңа аяк белән тибәсе, сугышасы килә иде (көлә). Бәдрәфкә чыгып елап, тынычланып кергән чакларым да булды. Андый вакытларда беркемгә дә сиздермичә, яңадан эшемне дәвам итә идем. Хәзер инде аларның “18+” шаяруларына ияләштем, үзләре кебек үк җавап бирәм.  

– Радиога эшкә урнашкач, хейтерларың да булмыйча калмагандыр?

– Эшли башлаган вакытта “хейт” бик көчле булды. “Сөйләшә белми, берәр бай кызыдыр, акча түләп кергәнме әллә ул, алып атыгыз аны туры эфирдан” дигән сүзләр күп ишетелде. Күңелгә якын алмасам да, барыбер, ошап бетми иде андый сүзләр. Баштарак туры эфирларда, чыннан да, бик каушый идем, “Әйе, әйе” дип кенә утырдым. Аңа да бәйләнәләр иде, “ник сөйләшми ул кызыгыз” дип язучылар булды. Мама – татар теле укытучысы бит, тапкан кызыклы яңалыкны аңа җибәрә идем, ул миңа тәрҗемә итеп биргәч, шуны эфирда укый идем. 100 тапкыр кабатлап та туры эфирда ялгыша идем.  

– Аnn Su, татар эстрадасы белән турыдан-туры бәйле кеше буларак, кайсы артистларны аерып әйтер идең?

– Дөресен әйткәндә, тормышымда татар эстрадасын гомумән тыңламаган чорларым да булды. Радиога килгәч, ротациягә бирелгән шактый җырлар минем плейлистка күчте. Беренче урынга Ришат Төхвәтуллинны куяр идем. Аның җырларын мин үлеп яратам. Ул керәшен җырларын да матур җырлый бит. Шулай ук, Гүзәлия, Элвин Грей, Айдар Галимов һәм Зәйнәб Фәрхетдинова җырларын да яратам.

– Ихлас җавапларың өчен рәхмәт, иҗатыңда уңышлар телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

2

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев