Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Александр Маловка 90 яшь!

Бөек Ватан сугышы ветераны, танылган журналист Александр Михайлович Маловка 2 октябрь көнне 90 яшь тулды. Юбилей кичәсен ул бүген "Казан" милли мәдәният үзәгендә билгеләп үтте.

Юбилярны котларга республика керәшен оешмасы, Казан керәшен җәмгыяте, "Бәрмәнчек" ансамбле коллективы, "Бәрәкәт" керәшен яшьләре оешмасы вәкилләре, Кайбыч районыннан якташлары, студентлар, ветераннар, журналистлар, туганнары, якыннары килгән иде.

Александр Михайлович 1926 елда Кайбыч районының Иске Корбаш авылында туган.

Ул - III дәрәҗәдәге Дан ордены һәм I дәрәҗәдәге Ватан сугышы ордены кавалеры да, Журналистлар берлеге әгъзасы да, "Берлинны алу өчен", "Праганы азат итү өчен" медальләре иясе дә, Хезмәт һәм сугыш ветераны да! Бүген исә бу дәрәҗәләренә яңалары өстәлде. Казан һәм Татарстан митрополиты исеменнән, протоиерей, Казан духовный семинариясе профессоры Алексей Колчерин Александр Маловка Гурий святитель исемендәге медаль тапшырды.

Тулырак материалны газетаның киләсе саныннан укыгыз.

Кичәдән фоторепортаж бирәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев