Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Александр Баширов: “Төзелеш сыйфаты – төзүче намусында”

Төзүчеләр көне уңаеннан, редакциябезгә Казан шәһәренең "Дизайнстройцентр" җаваплылыгы чикләнгән ширкәт директоры Александр Иванович Башировны чакырдык

 Оешма 2001 елда төзелгән. Фирманың еллык обороты 50-60 млн. сум тәшкил итә.
Әңгәмәдәшебез сүзгә юмарт булып чыкты. Аның кайбер фикерләрен укучыларыбызга җиткерәбез.
 
Төзү өчен генә түгел, ремонт өчен дә җавап тотасы
Армиядән хезмәт итеп кайтканнан соң, башта төзелештә мастер, аннан прораб булып эшләдем. Хәзер инде ремонт белән шөгыльләнүче оешманы җитәклим. Ремонтлаган биналарыбыз гарантияле куллануда. Әйтик, 4 ел элек без ремонтлаган бинада краннан су ага, ди. Миңа шалтыраталар. 4 елдан соң! Гап-гади кран! Мин ул кран заводта ясалган, аның завод биргән гарантиясе дә 2 ел гына, дип әйтә алмыйм. Барып, кранны рәтләргә тиешмен. Әгәр дә нәрсәнедер начар эшләгәнсең икән, кыңгыр эшең барыбер ачылачак. Яхшы төзүче икәнсең, кире кайтып ялгышыңны төзәтергә тиешсең.
Махсус контроль службалары элек тә бар иде. Ул чорда "честное слово"га күбрәк ышаналар иде, хәзер бөтен нәрсә җентекләп тикшерелә. Тик контроль ягы барыбер тиешенчә җайланып бетмәгән, дияр идем. Кайбер фирмалар, үзләренә арзан бәяләр билгеләп, сыйфатсыз материаллар куллана да, соңыннан җаваплылыктан качып йөри. Мин мондый алымнарга каршы. Без эшебезгә гарантия бирәбез һәм һәрвакыт сыйфат өчен җавап тотарга әзер. Эшеңне киредән эшләп, акча туздырып, вакыт уздырып йөрүгә караганда, намус белән эшләп куюың яхшырак түгелме?
Ышанмасалар, бирмәсләр иде...
Без шәхси заказлар буенча эшләмибез, диярлек. Шәхси заказларның таләпләре дә индивидуаль. Менә 7 ел инде республиканың Баш инвестицион-төзелеш идарәсе (ГИСУ РТ) белән хезмәттәшлек итәбез. Заказлар шуннан килә. Дәүләт заказлары буенча конкурсларда катнашабыз, тендерлар отабыз. Безнең мондый конкурслар аша эшләү өчен махсус әзерлегебез, белемебез, тәҗрибәбез бар. Кулыбыздан килмәсә, ота да алмас идек. Моның өчен ышаныч та яулыйсы бар бит әле.
Конкуренция сыйфат һәм контроль таләп итә
Төзелеш эшендә конкуренция зур түгел димәс идем. Кайбер конкурс вакытларында, конкурентларны артта калдырыр өчен, төзүче фирмалар заказга 40 (!) процентка кадәр скидка ясый. Нинди акчага эшләргә җыеналар, налогларны, эш хакын каян алып түләргә уйлыйлар? Арзан бәя белән конкурсны отканнан соң, заказчикка килеп, акча бетте, өстәп түләмәсәгез, эшне төгәлләмәячәкбез, диләр. Заказчик сайлау алдында кала. Мин монда уңай әйбер күрмим. Махсус куелган органнар бар. Алар конкурентлык мөмкинлекләрен билгеләп, бу өлкәдә эш алып барырга тиеш.
Яшьләргә бары да бүген үк кирәк
Элек эшкә яшьләрне күбрәк тарта идек. Хәзер аларга бары да әзер кирәк, гади төзүче булып башлыйсылары килми. Бу турыдан ике очракны мисал итеп тә китерә алам. Бер көнне шулай бер объектка материал китерделәр, яшь кенә мастер кабул итәргә тиеш. Снабжение начальнигы әйтә: "Әйдә, үзебез тиз генә бушатыйк, мин ашыгам, бригада чакыртып торырга вакыт юк", - ди. Егет: "Мин мастер, мондый эшне эшләргә тиеш түгел", - ди. Күңелсезлек килеп чыкты. 22 яшьлек егет 50 яшьлек кешенең хәтерен калдырды. Икенче көнне шул ук начальник бүтән объектка килеп, япь-яшь мастердан булышуын сорый. Мастер сатулашмыйча гына, оператив рәвештә эшчеләр бригадасын оештырып, материалны бушаттыра. Шушы егетебез, студент чагыннан ук, складта кладовщик булып эшләде. Шул чорда документларны дөрес тутырырга, кешеләр белән үзен тиешенчә тотарга өйрәнде (объектны кабул итәргә җитәкчеләр килә бит!). Без аны участок начальнигы итеп билгеләргә булдык. Ә аны икенче бер фирмага биш инженер итеп чакырганнар! Баштарак күңелем төшсә дә, хәзер үпкәм юк. Без әзерләгән кадр, югалып калмады, эш рәтен белә, ул зуррак урында эшләргә лаек. Урынбасарым булып эшләгән егетнең дә хәзер үз фирмасы бар, кул астымда эшләгән тагын ике специалист үз эшләрен ачтылар. Берничә ел эшләп карамыйча, тәҗрибә, стаж туплап булмый. Шулай итеп, төзелеш өлкәсендә кадрлар әзерлибез. Тик яшьләргә сүзем шул: сабырлык, тырышлык кирәк.
Спонсорлык түгел, намус налогы
Хәзер Балык Бистәсе районының Иванай авылында чиркәү салабыз. Кул астында эшләүче коллегаларым: "Нәрсәгә сиңа бу мәшәкать?" - диләр. Иванай авылында чиркәү булырга тиеш! Минем туган авылым булганга күрә түгел, шулай тиеш булганга күрә! Ни өчен кечкенә генә часовня куймыйбыз, авыл бит зур түгел, диләр. Һәрбер объектның үз таләпләре була. Инженерлар исәпләп чыгарган объем ул. Аны бозып, "кыскартып" төзергә хакыбыз юк. Кечкенә итеп төзеп, халык җыелгач, кая басарга аптырап тора торган булмасын.
Минем өчен бу "спонсорлык" түгел, ә бөтен таләпләргә туры китерелеп җиткерелергә тиешле төзү объекты. "Спонсорлык" сүзе миңа, гомумән, ошамый. Ярдәмне берәр иҗат кешесенә, я дә булмаса спорт, балалар программаларына күрсәтергә була. Ә бу - намус налогы, хәлеңнән килгәнне Ходайга тапшыру.
Ходай алдында сынау
Соңгы елларда гына ремонтланган объектлар - Казанның 7 нче балалар поликлиникасы, 15, 115, 14 нче мәктәпләр. Быелгы җәйнең объектлары - 111, 146, 141 нче мәктәпләрдә һәм 4 интернат-мәктәптә ремонт. Хәзер Республика психиатрия больницасында ремонт эшләре алып барабыз. Миңа аның эчендә, авырулар янында булырга туры килде. Анда алган тәэсирләр күңелдә бик авыр тойгы калдырды. Без бу объектта намус белән эшләп чыгарга тиеш. Гомумән, объектларны сайлап алмыйбыз. Шулай туры килә. Бу Ходайдан бер сынау, өстән килгән билгедер...
Язып алды:
Людмила БЕЛОУСОВА
2014 ел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X