Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Алан-Полян авылы коллективы Равил Шәрәфиев исемендәге район фестивалендә Гран-при алды

Равил Шәрәфиев үзешчән коллективларның хезмәтләренә югары бәя бирде

Балык Бистәсе районыннан Алан-Полян һәм Таулар авыллары клубларының коллективы Камал театры актёры, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Равил Шәрәфиев исемендәге үзешчән театр коллективларының өченче район фестиваленең Гран-при иясе булды. Бүген, 30 апрель көнне, Балык Бистәсе мәдәният йортында фестивальнең җиңүчеләрен бүләкләделәр. Җиңүчеләргә дипломнар, кубоклар һәм истәлекле бүләкләр бирелде.

 Тантанада Равил Шәрәфиев та катнашты. Ул коллективларның хезмәтләренә югары бәя бирде.

Фестиваль ике этапта үткәрелгән. Беренче этап авылларның үзләрендә, икенчесе район мәдәният йортында булган. Беренче этапта 24 мәдәният йорты һәм клубы катнашкан. Барлыгы 12 спектакль күрсәтелгән. Икенче этапка Алан-Полян, Таулар, Казаклар Чаллысы, Бирдебәк, Югары Тегермәнлек авыллары мәдәният йортлары һәм клублары узган. Алар Туфан Миңнуллинның "Алты кызга бер кияү", Айгөл Әхмәтгалиеваның "Баш куям тезләреңә", Фәйрүзә Бәйрәмованың " Сандугач балалары...", Гөлшат Зәйнәшеваның "Гайфи бабай, өйлән давай!" спектакльләрен тәкъдим иткәннәр. Югары Тегермәнлек авылы мәдәният йортының коллективы – беренче урынны, Казаклар Чаллысының коллективы – икенче урынны, ә Бирдебәк авылы коллективы өченче урынны алды.

Үзешчән артистларга махсус номинацияләрдә дипломнар да тапшырдылар. Гран-при алган Алан-Полян һәм Таулар авылы коллективы “Иң яхшы актёрлык составы” номинациясендә диплом белән бүләкләнде. Ә аның артистлары Лариса Кибякова – “Иң яхшы режиссёр эше”, Ирина Плотникова –“Иң яхшы хатын-кыз роле”, Валерия Ефремова “Иң яшь актёр” номинацияләрендә җиңү яуладылар.

Казаклар Чаллысы авылы мәдәният йорты коллективы “Иң яхшы сценография һәм образ чишелеше” номинациясендә җиңде. Әлеге коллективтан Сергей Новиков – “Икенче пландагы иң яхшы ир-ат роле”, Милена Новикова “Өмет” номинациясендә бүләкләнделәр.

Бирдебәк авылы клубы коллективы “Спектакльнең музыкаль бизәлеше” номинациясе җиңүчесе булды. Спектакльдә уйнаган Евдокия Толстова “Шәхси сәнгать һәм осталык” номинациясендә диплом алды.

Җиңүчеләрне игълан иткәннән соң Гран-при алган Алан-Полян һәм Таулар авыллары коллективы "Гайфи бабай, өйлән давай!" спектаклен күрсәтте. 

Карендәшләребезне зур җиңүләре белән котлыйбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев