Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Алан-Поляннан Лариса Кибякова: «Кунакта ашаган коймак бигрәк тә тәмле була»

Балык бистәсе районының Алан-Полян авылында яшәүче Лариса Кибякова безгә коймак пешерү серләрен сөйләде.

Май чабу җитте. Барыбыз да тәмле коймак белән сыйланабыз. Коймак пешерү рецептлары бик күп.

“Мин аны төрлечә әзерлим: маннадан, солы, карабодай оныннан, сөт, чүпрә салып, барысын да санап бетереп тә булмый. Бүген мин традицион рецептларның берсесен сезгә дә тәкъдим итәм.

0,5 кг он, 2,5 аш калагы май, 1 йомырка, 1 аш кашыгы шикәр, 0,5 чәй калагы тоз, 25 г чүпрә.

Кәстрүльгә 1 стакан җылы су салып чүпрәне җебетәсең. Шуңа онның яртысын салып болгатасың һәм 3-4 сәгатькә җылы урынга куясың. Камыр кабаргач, аңа шикәр, тоз, йомырка сарысы, эретелгән ак май (маргарин да, сыек май да ярый) һәм калган онны салып барысын бергә болгатасың. Соңыннан камырны җылы сөт белән изеп, кәстрүлнең өстен ябып, җылы урынга куясың. Камыр күтәрелгәч, бер-ике тапкыр болгатып кире төшерәсең. Аннан соң аерым нык итеп күпертелгән йомырка агын салырга кирәк. Өченче тапкыр кабаргач, коймакларны пешерә башлыйсың”, –  ди Лариса Алексеевна.

Ул бүген тагын бер рецепт өйрәнеп кайткан әле.

“Ә кунакта ашаган коймак бигрәк тә тәмле була. Үзем пешереп карарга өлгермәсәм дә, ашап карарга җитештем, ансын бергәләп пешерик дусларым.

1 литр сөт, 0,5 литр кайнап торган су, тәменчә тоз, 3күкәй, сүндерелгән сода. Баштан күкәйне болгатырга, аннан соң он, тоз салып болгатасың. Ахырдан кайнар суны саласың әкренләп, содаңны да шунда саласың. Никадәр сыеграк булса шулкадәр юка була”, –  диде ул.

Коймаклар тәмле булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев