Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Аяз Гыйләҗевнең «Керәшеннәр гадиерәк халык, аларда хәйлә юк» дигән сүзләрен гел искә алабыз

Күренекле язучы Аяз Гыйләҗевкә бүген, 17 январьда, 95 яшь булыр иде.

Игътибарыгызга "Татарстан- Яңа гасыр" телевидениесе архивында сакланган видеоязманы тәкъдим итәбез. Анда Аяз Гыйләҗев түбәндәгеләрне сөйли.

"Мин үзем керәшен авылында үстем. Әти укытучы булгач, Зәй районының Югары Баграж дигән керәшен авылына килгәнбез.
Керәшеннәр алар гадиерәк халык, аларда хәйлә юк. Югары Баграж авылында байлар байтак булган, ләкин алар үзләренең байларын берсен дә Себергә сөрмәгәннәр. Кулак итеп аларны хөкем итмәгәннәр, йортларын алганнар, мунчаларын, амбарларын үзләренә калдырганнар һәм бергә яшәгәннәр. Аларда ниндидер бер гади яхшылык бар, мәсәлән, безнең авылның зур бәйрәме Тройсын. Ул бер атна дәвам итеп, якын-тирәдәге 15-20 авылдан кунаклар килә торган иде. Синең туктарга кешең булмаса да, атка утырып киләсең, ишегалдына кереп атыңны тугарасың, синең кем, кайсы авылдан килүеңне сорап тору юк, шунда ук тозлы иттән аш, чиләге белән бәрәңге пешә. Син монда - кунак.
Керәшеннәр алар - табигать балалары. Алардан мин күп нәрсәләр оттым. Керәшеннәрнең теле бик бай. Менә Гәрәй Рәхимне (Григорий Родионов) мин туктатам да, “мин сиңа йөз керәшен сүзе язам, ә син шуларның берсен дә белмисең”, дим. Һәм ул белми дә, әлбәттә, чөнки ул соңрак заманда яшәгән. Әйтегез әле, кайсыгыз белә "олыбы", "мәлҗә" дигән сүзләрне? Ә алар бар бит!
Менә табигатькә керү, үзеңнең чолганышыңнан килә, кем белән бергә яшисең, кем белән дөньяның серләрен бергә ачасың. Бу әдип, язучы өчен искиткеч мөһим бер урын тота".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев