Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

35 еллык тарихы булган “Питрау” керәшен халык фольклор коллективы турында кызыклы фактлар

Коллективның төп максаты - керәшеннәрнең моңлы җырларына соклану, кешеләргә шатлык китерү генә түгел, онытылган халык җырларын, уеннарын, биюләрен һәм гореф-гадәтләрен тамашачыларга җиткерү, мәңгеләштерү һәм яшь буынга тапшыру

“Питрау” керәшен халык фольклор коллективына 1986 елда нигез салына. Коллективның беренче җитәкчесе - Прохорова Раиса Семеновна була. Ул туган авылы Мәләкәс мәдәният йорты директоры, яшь белгеч булып эшләргә кайта. Җиде әбине бер коллективка җыя һәм алар белән шөгельләнә башлый.

Тырыш хезмәтләренең беренче җимеше "Солдат озату" композициясе була. Аннан халык тарафыннан онытыла барган Мәләкәс авылының «Питрау» бәйрәмен яңадан торгызалар һәм сәхнәләшетереп тамашачыларга җиткерәләр. Әлеге бәйрәм хөрмәтенә ансамбльне «Питрау» дип атыйлар.

1988 елдан коллектив белән Анисимова Анна Михайловна җитәкчелек итә башлый. Ул эшләгән елларда коллектив район, республика һәм бөтенроссия фестивальләре һәм конкурсларында катнаша. Шул ук елларда «Питрау» бәйрәмен Казан шәһәреннән телевидение төшерә.

1998 елдан “Питрау” керәшен халык фольклор коллективын Адамова Людмила Николаевна җитәкли. Аның җитәкчелегендә коллектив төрле яшьтәге төркемнәргә бүленә. Алар: “Питрау бәләкәч” балалар фольклор ансамбле, “Питрау” үрнәк балалар ансамбле, “Питрау” керәшен халык фольклор коллективының иярчене, “Асыл бизәк” фольклор коллективлары. Бер коллективта төрле буын вәкилләре: әбисе, кызы,оныгы чыгыш ясый. Бик күркәм һәм күңелле күренеш.

Коллектив төрле керәшен җыруларын җырлап кына калмый, «Кич утыру», «Нардуган», «Туй йоласы», «Питрау» кебек йолаларны сәхнәләштереп халыкка җиткерә. “ Питрау” халык керәшен фольклор ансамбле авыл, район тормышында актив катнаша. Бер генә кичә дә “Питрау” халык керәшен фолькор ансамбле чыгышынан башка үтми. 1999 елдан башлап ансамбльнең хореографы итеп Солдатова Татьяна Павловна эшли һәм коллектив музыкаль-хореографик композицияләр белән дә чыгыш ясый башлый.

2007 елда "Питрау" керәшен халык фольклор коллективына мактаулы "Халык коллективы" исеме бирелә.

Коллективның төп максаты - керәшеннәрнең моңлы җырларына соклану, кешеләргә шатлык китерү генә түгел, онытылган халык җырларын, уеннарын, биюләрен һәм гореф-гадәтләрен тамашачыларга җиткерү, мәңгеләштерү һәм яшь буынга тапшыру.

Быел “Питрау” керәшен халык фольклор коллективы үзенең 35 еллык юбилеен билгеләп үтәчәк.

Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәк
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев