Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

15 сентябрьдә Казанда бакчачылар бәйрәме узачак

15 сентябрьдә, шимбә көнне, «Казан» агросәнәгать паркы территориясендә бакчачылар бәйрәме узачак

Бу бәйрәмдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашачак. Бу хакта Казан Кремле вәкиле Лилия Галимова хәбәр итте.

"Бәйрәмнең асылы — бакчачылар хәрәкәтен популярлаштыру. Бәйрәмдә продукция, үсентеләр, авыл хуҗалыгы техникасы күргәзмәсе эшләячәк, мастер-класслар да узачак», дип төгәлләштерде ул. Галимова сүзләренчә, республикада миллионнан артык кеше бакчачылар булып тора. Татарстанда 1300 СНТ теркәлгән, аларда 317 меңгә якын участок урнашкан.

Исегезгә төшерәбез, Республикада икенче ел буе бакчачыларга ярдәм программасы оештырыла. ТР бюджеты, финанс ярдәме кысаларында, өч ел эчендә 1, 650 миллиард сум инвестицияләчәк.

Шулай ук 15 сентябрьдә Казанда һәм башка шәһәрләрдә авыл хуҗалыгы ярминкәләре башлана, алар 29 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Казанда фермер продукциясен 10 ярминкә һәм 7 чатыр мәйданчыгында, өч мәйданчыкта — Чаллыда, шулай ук Түбән Камада һәм Яшел Үзән районында (Яңа Тура) сату күздә тотыла. Анда бәрәңге, ит, яшелчә, сырлар, сөт һәм май сатып алырга мөмкин булачак.

АиФ Казань чыганакларыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев