Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

“Заман”да – керәшен шагыйрьләре

Түбән Кама шәһәренең “Заман” уку һәм аралашу үзәгендә сугыш чоры балалары булган җирле шагыйрьләр Никифор Тукмачев һәм Анастасия Усачева белән очрашу уздырылды

Бу очрашуны, Бөек Җиңүнең 77 еллыгы уңаеннан, “Заман” җитәкчесе, карендәшебез Ольга Афонова оештырды. Анда Муса Җәлил исемендәге 1нче гимназиянең 7нче класс укучылары катнашты.

Чын талант иясе булган шагыйрь Никифор Тукмачев Зәй районының Югары Баграж авылында туып-үскән, ә ветеран педагог Анастасия Усачева – Мамадыш районының Колышчы авылында. Икесенең дә сабый чаклары авыр сугыш елларына туры килгән.

Әмма ачлык-ялангачлык, бәләкәйдән үк тормыш арбасына җигелү аларның белемгә омтылышын юкка чыгара алмаган. Никифор Ионович – югары белемле табиб, ә Анастасия Тимофеевна хезмәт елларын балалар укытуга, тәрбияләүгә багышлаган педагог. Гомерләре буе алар үз күңел хисләрен шигъри юллар итеп ак кәгазьгә төшерәләр, шигырьләрен туплап, китап арты китап чыгаралар.

Очрашуда укучылар җирле шагыйрьләрнең балачак хатирәләрен, сугыш темасына язылган шигырьләрен тыңладылар. Никифор Тукмачев гармунда үзе яраткан көйләрне дә уйнады. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев