Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

"Сәлам" фольклор ансамбле 15 еллык юбилей концертын үткәрде

Юбилей кичәсендә "Сәлам" ансамбле, аның җитәкчесе Лидия Әхмәтова башкаруында халык җырлары яңгырады

19 ноябрь көнне Я. Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә "Сәлам" фольклор ансамбленең 15 еллык юбилей кичәсе булды.

"Сәлам" фольклор ансамбле 2006 елда Татар дәүләт педагогика университетының музыка факультетында студентлар коллективы буларак оешып китә. Аның сәнгать җитәкчесе Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисткасы Лидия Әхмәтова була. Ансамбль туган телне, бәйрәм-йолаларны, халык җырларын, бию традицияләрен, костюмнарын, борынгы музыка коралларын өйрәнү һәм саклау максаты белән оештырыла. "Сәлам"нең репертуарын Россиянең төрле почмакларында җыелган җырлар тәшкил итә. Бүгенге көндә ансамбль Я.Емельянов исемендәге керәшен мәдәнияте үзәгендә эшли.

Мәдәни үзәкнең директоры урынбасары Григорий Максимов ансамбльне Җырчы Җәкәү йорты һәм Республика керәшен иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Иван Егоров исеменнән котлады. "Сәлам" ансамбле август аенда Республика көненә багышлап үткәрелгән алтынчы халыкара "Казан сөлгесе" халык җыры һәм биюе сәнгате фестивале конкурсында катнашып, беренче дәрәҗә лауреат исеменә лаек булганнар. Кичәдә Лидия Әхмәтовага диплом да бирелде.

"Сәлам"нәрне котларга дип, Казан федераль университетының доценты, ансамбленең башлангычында торган кешеләрнең берсе Наилә Нургаянова да килгән иде. Ул "Сәлам" ансамбльнең оешу тарихы белән таныштырды. "Миңа ансамбль белән бергә төрле экспедицияләрдә, конкурсларда йөрергә туры килде. Ансамбльгә йөргән студентлар безнең күз алдыбызда чын профессиональ артистларга әверелделәр", - дип сөйләде ул.

Юбилей кичәсендә "Сәлам" ансамбле, аның җитәкчесе Лидия Әхмәтова башкаруында халык җырлары яңгырады. Шулай ук, концерт төрле елларда ансамбльгә йөргән солистлар - Илгиз Шәйхразиев, Эдуард Данилов, Айнур Галләмов, Данис Зайнуллин, Рушания Мөшәрәпова, Алсу Габдуллина, Алмаз Акбәров, Данис Мөхәммәдиевларның чыгышлары белән үрелеп барды.

Тулырак "Туганайлар" газетасының киләсе санында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев