Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Җөридәге Питрау бәйрәмендә ике “Кряшен Чибяре” сайлаячакбыз

Аларның берсе – Татарстан күләмендәге “Кряшен Чибяре”, ә икенчесе Мамадыш муниципаль районының “Кряшен Чибяре” булачак

“Кряшен Чибяре” конкурсында, гаилә хәленә бәйсез рәвештә,  16-26 яшьлек кызлар катнаша. Бу конкурс, елның-елында, республика керәшен иҗтимагый оешмасы һәм Мамадыш муниципаль районы җитәкчелеге тарафыннан оештырыла.

 “Кряшен Чибяре” конкурсын уздыруның максаты – яшьләрне үз телебездә аралаштыру; этник культураның бай мирасы белән якыннан таныштыру; яшьләрнең керәшен гадәтләрен һәм йолаларын өйрәнеп, аларны киләчәктә дә саклауларына ирешү; төбәкләрдәге керәшеннәр арасында ныклы элемтә булдыру.

Конкурсның йомгаклау этабы 17 июльдә Мамадыш районының Җөри авылы янындагы “Питрау-2021”-“Кряшен чибяре” мәйданында булачак. Бу конкурста катнашучылар керәшен милли киеменнән булырга, үзгә итеп салынган ипи һәм үз нәсел тамгалары чигелгән рушник алып килергә тиешләр.

Финалда жюри конкурсантларның дефиле, видеовизитка, җыр һәм бию буенча осталыкларын бәяләячәк (“плюсовая” фонограмма куллану тыела). Шулай ук, “Кряшен Чибяре” булырга теләүчеләрнең видеодагы сюжет буенча керәшен йолаларының кайсысы күрсәтелүен әйтеп, шул йола турында сөйли белүләренә дә игътибар биреләчәк.  Бу соңгы этапның “Туган тел үзенчәлекләре”нә багышланган интеллектуаль турында конкурсантларның зирәклеге, үз телебезне ни дәрәҗәдә белүләре дә ачыкланачак.

Конкурска нәтиҗә ясалып, “Кряшен Чибяре” титулына кемнәр ия булганы игълан ителәчәк. Аларның берсе – Татарстан күләмендәге “Кряшен Чибяре”, ә икенчесе – Мамадыш муниципаль районының “Кряшен Чибяре”. Аларның икесенә дә күчмә таҗ-корона, җиңүче дипломы һәм акчалата премия тапшырылачак. Икенче, өченче урынны алучы чибәрләрне дә махсус диплом, акчалата премия көтә. Башка номинацияләрдә җиңгән конкурсантларга да диплом һәм махсус бүләкләр биреләчәк. Соңыннан “Кряшен Чибяре” конкурсы гимны башкарылачак.

Конкурста катнашу өчен заявканы 1 июньгә кадәр кабул итәләр. Заявканы әлеге ссылка аша бирегез: https://forms.gle/bZZDR5GiDSBhWJAt5

Сораулар буенча +79274322430 номерына ватсапка язарга кирәк.

Фото: Марсель Имамов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев