Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

"Питрау-2022"не хәтердә яңартуны дәвам итәбез: каләмдәшебездән репортаж

"Интертат" электрон газетасы журналисты "Питрау-2022"дә күргәннәре турында яза.

16 июль Татарстанда Питрау бәйрәме узды. Түбәндә Питрауда күргәннәр һәм ишеткәннәр.

Мамадыш районының Җөри авылындагы Тырлау аланында «Питрау» керәшен мәдәнияте бәйрәме егерме дүртенче тапкыр узды. Бу хакта ачылыш тантанасында Мамадыш районы башлыгы Анатолий Иванов сөйләде. «Кечкенә авыл чарасыннан республика керәшен мәдәнияте фестиваленә күтәрелгән бәйрәмгә быел егерме дүрт ел. Шул вакыт эчендә Питрау керәшен халкының мәдәни мирасын саклаучы берничә буынны тәрбияләде», - диде ул.

Шулай ук Анатолий Иванов «Питрау - җыр, моң, табигать, чәчәк, дуслык бәйрәме. Бәйрәмнең үзенә генә хас булган аерым энергетикасы, чын йөрәктән чыккан моңлы җырлары һәм дәртле биюләре, бердәмлеге беркемне дә битараф калдырмый», - дип өстәде.

Туй сугышусыз булмый

Ачылыш тантанасында туй йолаларын күрсәттеләр. Шулар арасында капка ачтыру, сандык сату, каз бүлү йолалары булды. Мәйдандагы туй вакытында кунаклар белән танышабыз дип, өстә, аерым бүленгән урында, утырган түрәләр янына менеп аларны яшь парга теләкләр дә әйттерделәр.

Туй йолалары керәшен җырлары һәм биюләре аша күрсәтелде. Матур җыр-биюләр күп булды, тик мәйданда туйны күрсәтүчеләр: «Барысы да булды кебек инде, бөтен йолалар да күрсәтелде, тик нәрсәдер җитми», диеште. Башта «нинди туй сугышусыз узсын инде», - дип егетләрне «сугыштырдылар». Аннары ул «сугышу»ны алмаштырып, икенче бию башланып китте. Бию дип авыз тутырып әйтеп тә булмыйдыр инде. Тимер кружкалар һәм шешәләр тоткан егетләр мәйдан буйлап алпан-тилпән килеп йөрделәр. Миңа бу күренеш бик озак вакыт дәвам иткән кебек тоелды. Көмешкәгә мәдхия кебек булды ул. Нишләтәсең инде, йоласы шундый булгач...

«Ак калфак»лылар белән Питрауга килгән Кадрия Идрисовадан әлеге йолага карата фикерен сораштым.

«Миңа прологның сәгать ярым булуы бик ошый, чөнки керәшеннең гореф-гадәтләре күрсәтелде. Гореф-гадәт яшәсә, милләт яши. Татарның керәшене үз гореф-гадәтләрен күрсәтә белә икән, алар сакланачак дигән сүз», - диде гомумән ачылыш тантанасы турында «Ак калфак» Бөтендөнья татар хатын-кызлары оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисова.

Ә мәйданда шешә тотып йөрү турында: «Һәр кешенең үз гореф-гадәте. Ул туй йолаларында бар икән, аларга бит инде без сүз әйтә алмыйбыз. Алар аны туй йоласы формасында күрсәтте. Үзебезнең бәйрәмдә андый нәрсә кертмәс идем», - диде.

  • «Ак калфак» оешмасының ике көнлек күчмә утырышы Мамадыш районында узган. «Ак калфак»лылар утырыш көннәрен Питрау узасы көнгә туры китереп, бәйрәм карарга җыелышып килгәннәр.

Мәйданда күрсәтелгән йолалар керәшеннәрне бик күңелле һәм тапкыр итеп күрсәтте. Пролог ахырына таба якынлашканда, туйны тәмамлар вакыт килеп җиткәндә, кунакларга кайтырга кирәк икәнен ничек аңлатасы икәнен сөйләделәр. «Керәшеннәрдә шундый йола бар: уйнагач, биегәч, җырлагач, бик матур иттереп, ахырдан тозсыз, майсыз ботка чыгаралар, бу ботка «пошёл боткасы» дип атала».

Ачылыш бүләкләүләр һәм байрак күтәрү белән дәвам итте. Питрау җыены байрагын узган елгы Питрауның абсолют батыры Радик Сәлахов, керәшен чибәре Лиана Самойлова һәм Мамадыш районының хөрмәтле гражданины Михаил Егоров күтәрде.

«Димче почмагы»нда теләкләр кабул була, тик галәм законнарына туры килгәннәре генә тормышка аша

Туй йолаларын карадык, тик туйга барып җиткәнче, егет белән кызның танышасы да бар бит әле. Питрауда оештырылган күп санлы мәйданчыклар арасында «Димче почмагы» да бар иде. Ул мәйданчык ел саен була. Анда димче Агрофена Васильева эшли. «Димче почмагы»нда парын табарга теләүчеләргә я анкета тутырырга, я телефон номерларын гына калдырырга тәкъдим ителә.

Агрофена Васильева Питраудагы «Димче почмагы» эшчәнлеге концерт-шоу формасында оештырылганын аңлатты. Мәйданчыкта кич дәвамында җырлар яңгырап торды.

Шулай ук ул мәйданчыгына килгән кешеләргә су, җир, ут һәм һава рухлары янына «Мәхәббәт шалашы»на кереп теләк теләргә тәкъдим итте. «Ни телисең, шул кабул була, әгәр дә теләк галәм законнарына туры килми, яманлыкка юнәлтелгән икән, ул тормышка ашмый», - ди димче.

Ул шундый дүрт рухлы тирмәне беренче тапкыр сихерчеләр шабашы (җыены) вакытында Себер шаманнарында күргәнен сөйләде.

Питраудагы «Димче почмагы»нда урнашкан шалашка керүчеләрнең күбесе саулык сорап кергән. «Яшьрәкләрнең байлык сорыйсылары килә, мин ярамый дип әйтәм. Яхшы хезмәт хакы түләнелә торган эш дип әйтергә кирәк. Байлыкны сорап, китереп бирмиләр аны, кеше нидер бирергә тиеш», - ди Агрофена Васильева.

Аннан «Димче почмагы»нда барлыкка килгән гаиләләр турында да белештем. «Бер пар өченче ел танышты, былтыр өйләнештеләр, быел монда чакырдык, бүләкләр бирдек. Иң беренче Питрауда танышканнарның инде балалары буйга җиткән, оныклары булырга тора бугай инде», - диде ул.

Питрауда тагын ниләр бар: зоопарк, флайборд, индеец...

Мәйданчыкларда җыр-биюләр гөрли, бәйгеләр уза, үзәк мәйданда Җәвит Шакиров Сабантуй уеннарын алып бара, төп сәхнәдә концерт, читтәрәк «Җәшләр җыены» сәхнәсендә дә җырлар яңгырый. Мини зоопарк та бар иде. Анда кәҗә, сарык, бозау, пони, мисыр тавыгы, күркә, әтәч, тавык һәм йорт куянын күреп була иде.

Гадәттә ел да Питрау бәйрәменә паннолар әзерлиләр, алар мәйданчыкларның коймалары буйлап тезелеп тора. Быел паннолар Болгарда ислам динен кабул итүгә 1100 ел, Татарстанда цифрлаштыру елы, пионерлар хәрәкәтенә йөз ел уңаеннан ясалган иде.

Әле су өстендә флайборд тамашасы да күрсәттеләр. Флайборд – экстрималь спорт төре. Су этеме белән кешене өскә оча һәм шул вакытта төрле трюклар ясыйлар.

Ирләр үзләрен көпчәкне әйләндереп күчерү бәйгесендә дә сынап карады. Максат – кыска вакыт аралыгында көпчәкне финиш сызыгы аша үткәрү.

Питрауда Казанның Бауман урамында уен коралларында уйнап танылган индеецларның берсе дә бар иде. Ул Тырлау аланында урнашкан кибетләр арасында уйнап торды.

Питрауның хедлайнеры дип җырчы Салават Фәтхетдинов игълан ителгән иде. Кечкенә чакта беренче тапкыр Питрауга барганда да Салават Фәтхетдинов җырлаган иде. Рәхәт хатирәләргә бирелеп, быел да Питрауда аның җырлаганын тыңлап, бер мизгелгә балачагыма кайтырмын дип хыялландым. Ул салют вакытында уникедә җырлар дип уйлаган идем, тик мин мәйданчыкларны әйләнеп килгән арада ул инде төп сәхнәдә җырлап киткән булып чыкты. Тугызга килгән туганнарым да аны күрмичә кайтып китте.

Салют вакытында Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимов чыгыш ясады.

«Керәшен чибәре»

Шулай ук салют бирергә биш минут калганда «Керәшен чибәре» титулына ия булучы да билгеләнде. Финалга чыккан унике кыз арасында җиңүче Питрау бәйрәмендә берничә тур нәтиҗәсеннән соң ачыкланды. Дефиле булды, кызлар пешерелгән икмәк һәм үз куллары белән чигелгән рушник күрсәтте. Шулай ук жюри кызларның видеовизиткаларын, иҗади номерларын, керәшен йолаларын белүне бәяләде. Интеллектуаль тур да булды, әлеге турның темасы Идел буе халыклары бәйрәме иде.

Питрауда узган керәшен чибәре бәйгесенең финалында унике кыз катнашты. Һәрберсенә төрле номинация бирелде.

  • Кукмара районы Село Чура авылыннан Лидия Михайлова - Иң иҗади,
  • Мамадыш шәһәреннән Светлана Иванова - Иң сөйкемле,
  • Мамадыш районы Шәдче башы авылыннан Алёна Евдокимова - Иң җор телле,
  • Чаллы шәһәреннән София Комиссарова - Халыкчан костюм иясе,
  • Түбән Кама районы Троицкий авылыннан Светлана Егорова - Иң оста чигүче,
  • Балык Бистәсе районы Казаклар-Чаллысы авылыннан Вероника Степанова - Иң яхшы йолаларны белүче,
  • Менделеев районы Сәйтәк авылы Ксения Александрова - Этник костюм белгече,
  • Балык Бистәсе районы Үри Чаллысы авылыннан Эльза Гордеева - Иң яхшы җыручы,
  • Балык Бистәсе районы Казаклар-Чаллысы авылыннан Татьяна Ефимова - Иң интеллектуаль,
  • Питрәч районы Керәшен Сәрдәсе авылыннан Регина Мухина - Иң оста пешерүче,
  • Мамадыш шәһәреннән Алёна Архипова - Иң яхшы биюче,
  • Түбән Кама шәһәреннән Эльвина Самойлова - Online керәшен чибәре.

Бәйгедә аерым беренче, икенче, өченче урыннар һәм «Керәшен чибәре» билгеләнә. Быел өченче урынны Вероника Степанова, икенчелекне Татьяна Ефимова алды. Беренче урынны яулаган Светлана Иванова Мамадыш районының «Керәшен чибәре» булды.

Ә Алёна Евдокимова республикакүләм «Керәшен чибәре» титулына ия булды. Узган елны аңа әлеге титулны алырга бер адым калган иде, ул беренче урынны алган иде. Быел инде ул иң югары баскычка күтәрелә алды.

«Быел икенче тапкыр катнашам. Кечкенә чакта Питрауга килгәндә, бу бәйге узган җир яныннан үткәндә күңел шушында тартты, кызык иде», - ди Алёна Евдокимова. Ул Алабугада татар теле һәм әдәбияты укытучысы булырга югары белем алган, һәм аңа Казаннан журналист булып эшкә керергә тәкъдим килгән.

«Керәшен чибәре» титулын яулаучы Питрау абсолют батырын котлауда катнаша, Алёна моны зур дәрәҗә диде.

Көрәш

Абсолют батыр таң аткач кына билгеле булды. Питрау көрәше иртәнге өч тулып киткәч кенә тәмамланды.

Питрау бәйрәмендә оештырылган көрәштә аерым яшүсмерләр, ирләр һәм ветераннар катнашты.

Дөресен әйтәм, көрәшне дә тулысынча карап булмады, уникедән соң, ярыш финалга якынлашканда гына күзәтә башладым.

Көрәшнең кагыйдәләрен аңлап бетермәсәм дә, яшүсмерләр көрәше шәбрәк күренде. Аеруча финалда, малайлар бер-берсен матур итеп чистага салды. Алар бөтен көчләрен биреп көрәште, үзләре кечкенә булса да, көчләре җитәрлек, аларга берничә тапкыр мәйданга табиб чакыртырга да туры килде.

Ирләр исә тулы көчкә көрәшмәде кебек.

Яшүсмерләр арасында абсолют батыр булып Актаныш егете Илназ Шәмсиев калды. Аңа бүләккә тәкә бирелде. «Бу минем инде бишенче тәкә», - диде көрәшче егет. Ул киләсе елга ирләр арасында көрәшүне дәвам итәргә теләвен әйтте.

Яшүсмерләр арасында узган көрәш нәтиҗәләре.

2008-2009 елгы яшүсмерләр арасында 30кг кадәр: 1 урын - Рамил Заһриев, 2 урын - Юрий Журавлёв, 3 урын - Алмаз Васильев. 40кг кадәр: 1 урын - Камил Әбдрәфиев, 2 урын - Булат Әбдрәфиев, 3 урын - Данил Васильев. 50кг кадәр: 1 урын - Артём Балякин, 2 урын - Рүзәл Мөгыйнов 3 урын - Булат Давлетбаев. 55кг кадәр: 1 урын - Җәмил Ибраһимов, 2 урын - Әлфир Зиннуров, 3 урын - Адель Сафин. 65кг: 1 урын - Ислам Кәримов, 2 урын - Илгиз Хәмидуллин, 3 урын - Адель Гайфетдинов.

2004-2005 елгы яшүсмерләр арасында 55кг кадәр: 1 урын - Илфат Миңнегалиев, 2 урын - Ильяс Йосыпов, 3 урын - Фидаил Гасимов. 65кг кадәр: 1 урын - Богдан Григорьев, 2 урын - Адель Мусин, 3 урын - Илнур Исмәгыйлев. 75кг кадәр: 1 урын - Илназ Шәмсиев, 2 урын - Фәнис Гәрәев, 3 урын - Ислам Закиров.

1 урынга бүләккә 15 мең сум бирелде, 2 урынга - 12 мең, 3 урынга - 10 мең.

Көрәш ветераннары арасында да ярыш узды. Нәтиҗә: 1 урын - Нәкыйф Юнысов, 2 урын - Азат Шәйхетдинов, 3 урын - Григорий Абрамов.

Ирләр арасында абсолют батыр - Радик Сәлахов. Ул икенче ел рәттән Питрау абсолют батыры калды. Радик Сәлахов баллар буенча 1:0 исәбе белән Булат Мусинны җиңде.


Быел абсолют батырга 120 килограммлы тәкә һәм Lada Largus машинасы бүләк ителде. Узган елны машина булмады. Радик Сәлаховтан бүләккә машина булмаса да, көрәшер идеме дип сорадым. «Әлбәттә, килер идем, чөнки бу быелгы соңгы зур Сабантуй», - диде җиңүче.

Үз үлчәмендә Радик Сәлахов икенче урында Раил Нургалиевны калдырды. Шулай ук алар белән 100кг югары үлчәмдә Федераль Сабантуй абсолют батыры Сергей Павлик көрәште. Иң кызыгы, Раил Нургалиев үзеннән 78 килограммга авыррак Сергей Павликны җиңде. Раил Нургалиев – 112кг, Сергей Павлик – 190.

Радик Сәлаховтан машина белән тәкәне нишләтергә җыенганын сорадым. «Әле белмим, исән-сау алып кайтып җитәсе бар», - диде ул.

Ирләр арасында узган көрәш нәтиҗәләре.

60кг үлчәмендә: 1 урын - Илсур Гыймадетдинов, 2 урын - Раббани Нургалиев, 3 урын - Раил Хәбибрахманов. 70кг: 1 урын - Илдар Закиров, 2 урын - Динар Кәримуллин, 3 урын - Илназ Миңнуллин. 80кг: 1 урын - Максим Степанов, 2 урын - Рамил Синекаев, 3 урын - Рафаэль Кәлимуллин. 90кг: 1 урын - Илмир Төхвәтуллин, 2 урын - Илнар Галимов, 3 урын - Раил Сәләхетдинов. 100кг: 1 урын - Булат Мусин, 2 урын - Илдар Хәмитов, 3 урын - Илнур Ахунҗанов. 100кг югары: 1 урын - Радик Сәлахов, 2 урын - Раил Нургалиев, 3 урын - Сергей Павлик.

1 урынга бүләккә 50 мең сум бирелде, 2 урынга - 30 мең, 3 урынга - 20 мең.

Көрәштә алдан сөйләшеп кую бар диештерәләр. «Барысы да алдан сөйләшенгән инде, машинасы да күптән сатылган һәм акчасы бүленгән. Җиңүчеләргә бирелгән акчалар да алдан бүленгән», - дигән сүзләр дә булды бу юлы да халык арасында. Көрәшне караучылар, көрәшкән бер егетнең якыннары шулай дип сөйләшкәнне ишеткәч, күңел төшеп китте. Батыр көрәшчеләребез алдан сөйләшеп куеп көрәшә һәм җиңә дигәнгә ышанып бетәсе килми иде бит. 

Шуны өстәп куясы килә, таң атканда мәйдан тирәсендә көрәшнең тугры тамашачылары гына калганда, төп сәхнәдә әле концерт бетмәгән иде. Виталий Агапов һәм аның уллары Владислав белән Виктор соңга кадәр кешеләрнең күңелен күрде.

 

Чыганак: Гөлия Хасбиуллина, Интертата электрон газетасы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев