Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Олы Тәрбит авылында чиркәү төзелеше дәвам итә

Районыбызның Олы Тәрбит авылында Изге Троицк чиркәве төзелеше дәвам итә. Төзелеш барышы хакында Чүти авыл җирлегенең ветераннар советы рәисе Василий Уткиннан белештек.

 

- Шушы араларда Чувашия Республикасының Батыр районындагы Тойси авылының Изге Троицк чиркәвеннән бригада бездәге чиркәүнең башын ябырга керешәчәк. Халык чиркәү төзелешенә үз өлешен кертә тора, күптән түгел район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин да йөз мең сум акча биргән иде. Бик зур рәхмәт аңа. Шул акчага чиркәүнең икенче гөмбәзен ясаттык, әлеге бригада шул гөмбәзне дә урнаштырачак. Ходай кушса, шуның белән тәбү ябу, гөмбәз ушнаштыру эшләре тәмамланачак. Аннан соң эчке стеналарын штукатурлау, сурәтләр төшерү, тәрәзәләр кую, иконостас урнаштыру эшләре калачак. Тәрәзәләргә, иконостаска заказ бирдек инде, - диде Василий Сергеевич. 
7 июнь көнне Василий Сергеевичны район Советы бинасында очраттым. Ул матди ярдәме өчен Альберт Илгизәровичка Рәхмәт хаты тапшырырга килгән икән. 
- Дини корылмалар төзү өчен район бюджетында акча каралмаган. Бу эш гомер-гомергә халыктан җыелган акчага башкарылган. Шулай да, башланган төзелешкә ярдәм итәсе килде, шуңа үземнән дә өлеш кертергә булдым. Ходай йорты киләчәктә районыбыз халкына хезмәт итәчәк бит, - диде Альберт Илгизәрович. 

"Кайбыч таңнары"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев