Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Менделеевск кызы Яна Шалаумова “ИнстаЭтноМарафон”да керәшеннәрне тәкъдим итте

Менделеевск район газетасы Халыклар бердәмлеге һәм җирле Халыклар дуслыгы йорты ачылуга биш ел тулу уңаеннан, җиде көнлек «ИнстаЭтноМарафон» оештырып җибәрде. Ул 25-31 октябрь көннәрендә узды.

Катнашучы һәр көнне Инстаграм социаль челтәрендә аерым бер темага багышланган язма әзерләргә, милли үзенчәлеге турында бүтәннәргә матур итеп аңлатырга, үзе белән таныштырырга тиеш иде. Марафонның беренче көне – “Танышу”, икенчесе – “Милләтемнең культурасы һәм традицияләре”, өченчесе – “Милли кухня”, дүртенчесе – “Милли костюм”, бишенчесе – “Танылган шәхесләр”, алтынчысы – “Милли музыка уен коралы”, җиденчесе – “Иҗади номер, язма” дип аталды.

“ИнстаЭтноМарафон”да 11 яшьлек Яна Шалаумова да катнашты. “Мин – керәшен кызы. Шуның өчен керәшен халкын тәкъдим итәчәкмен”, - дип таныштырды ул үзе белән. Барлык язмаларын да үзенең гаиләсе белән бәйләде. Әби-бабаларының туган авыллары Сәйтәктә һәм Зәй районының Сарсаз-Багражында уза торган Питрау бәйрәмнәре турында сөйләде. Гаиләсе белән Иске Гришкин авылында уза торган “Тройчын”га кунакка баруларын да искә алды. Яна быел Сәйтәктә узган “Керәшен чибәре” конкурсында җиңү дә яулады бит. Милли ризыклар турында язганда бик тәмләп “Бәрәңге тәкәсе” пешерү турында өйрәтте. Керәшен кызлары һәм хатыннары киемнәре турында да матур фотолар белән язма элде. Районның Бөрешле авылында туган шагыйрь Егор Уткин белән горурланып, танылган шәхесебезне күрсәтте. Борынгы уен коралларыбыз, дип, гөсләләр белән таныштырды. Иҗади номерда матур тавышы белән халкыбызның моңлы җырларын тәкъдим итте.

 

1 ноябрь көнне җирле Халыклар дуслыгы йортында җиңүчеләрне билгелиячәкләр. Янага уңышлар телибез.

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны “Туганайлар” сайтыннан һәм “ВКонтакте”, “Инстаграм”, “Одноклассники” һәм “Фейсбук” социаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Посмотреть эту публикацию в Instagram

Вот и наступил наш волнительный день #инстаЭТНОмарафонМН #7день «Творческий пост» Песня-душа народа! Песня говорит о душе человека! Особая благодарность нашим организаторам @mendeleevsknews и @domdruzhbynarodov_mendeleevsk Мы с мамой впервые участвует в такого рода инстамарафоне и хочу сказать, мы с удовольствие приняли в нем участие ☝? Каждое утро просыпаешься и думаешь о новом задании, хочется быстрее поделиться своими знаниями и своём народе? В предверии Дня народного единства и 5-летия со Дня образования Дома дружбы народов хочется пожелать уважения друг к другу, понимания и милосердия. Пусть наш народ помнит наши корни. Желаю, чтобы не только сегодня, но и каждый день мы ощущали силу и дух, культуру и могущество Родины. Чтобы понимали, что все мы едины! @mendeleevsknews @domdruzhbynarodov_mendeleevsk с днём рождения ?

Публикация от Мама Маленькой Звезды⭐️ (@she_is_my_life2008)