Туганайлар

Мамадыш - Бохара - без үткән ара, эх! (Ахыры)

Укучыларыбыз яратып кабул иткән "Мамадыш - Бохара - без үткән ара, эх!" материалының ахырын тәкъдим итәбез

Мамык эше

Адым саен очраган мамык басуларының берсенә туктамый түзә алмадык. Кырмыска оясын хәтерләткән халык атнаның һәр көнендә чатнаган кояш астында 10-11 сәгать эшли икән. План – көненә 100 килограмм! Мамыкның ил байлыгы булуын һәркем төшенә. Алла ярдәменнән ташламасын инде боларны. Дөньяны шаулаткан “Мамык эше” дә янәдән кабатланмасын. Алиса, вазага утыртам дип, ике-өч ботакны сындырып алып, машинаның арткы тәрәзәсенә куйды.

“Бөек Ефәк юлы” кая илтә?

Ургенч каласында милли йортта (Юлдашева Мөбәрәк ханым белән очрашу турында аерым мәкалә таләп ителә, аның гаиләсенә зур рәхмәт!) кунак булып, борынгы Хорезм шәһәрләренең берсе Хиваның аркылысын-буйга урагач, без чиккә таба турылап чыгабыз, дип, Бейнеу шәһәренә таба юл тоттык. Эх, кире борыласы калган! Күрәчәк булгандыр инде, күрәчәк экстрим... Анда юл бөтенләй юк икән бит. Аларны әллә махсус кырдырганнар инде? Бер метрлап калынлыктагы асфальт булганы шәйләнә. Бер шаяны ике көпчәкне терәп бастырып Тәгәрмәчкә һәйкәл куйган. “Узышу тыела” дигән юл билгесе тора. Кычкырып көлештек. Узган гасыр истәлегедер инде монысы. Әрлән күрсәк тә, яңалык. Бу көтүченең хәлен аңларга омтылам, көне буе япан чүлдә берүзең нишләмәк кирәк. Кайчандыр кәрваннар узган бит инде моннан. Чатнаган кояш астында дөя җитәкләп чүл кичүчеләр күз алдыма килде. Фәйләсүфкә дә әйләнерсең монда... 200 чакрым араны 12 сәгать буе килеп кара әле! Париж-Дакардан ким түгел. Нишләттегез Бөек Ефәк юлын, нишләттегез... Бу юл – товар белән алыш-биреш итү генә түгел, ә цивилизацияләр тоташкан җир булган. Аның буенча кем йөргән? Төрле дин, мәдәният һәм милләт вәкилләре. Әлеге юл аша халыкларның үзара багланышлары барган. Хәзер дөяләр, бик сирәк кенә шакмаклы сумканы түбәләренә сыртлап өйгән җиңел машиналар очраштыра. О-о-о: каршыга ике катлы автобус килә. Кая бара бу?! Экстрим яратучы туристлармы, яшерен юллардан йөрүче гастарбайтерлармы? Хәерле юллар телибез Сезгә!

“Ак калфак“ табылсын берүк

Үзенең Конституциясе, гербы, флагы, парламенты, хөкүмәте дә булган автоном республика Каракалпакстан. Үзбәкстан составына керә. Арал диңгезе кибүе аркасында экологик һәлакәт кичерүче төбәк санала. Диңгез кибүе яшәү дәртен сүндергән ахрысы боларда. Фәкыйрьлек хәттин ашкан... Галимнәр исәпләве буенча, Амударья һәм Сырдарья елгалары агышын дүрт мәртәбә көчәйтсәң, диңгезне торгызырга була икән. Арал кибүдән иң җик күрүче Үзбәкстан, аны саклап калу буенча конференцияләрне даими уздырса да, файдасы бик аз. Үзе үк экспортка чыгарылучы, дым яратучы мамыкны күпләп сулый. Аралкумда эре углеводород запаслары да ачканнар. Алар Урта Азиянең 31% нефть һәм 40% газ запасларын тәшкил итә икән. Россиянең “Лукойл”ы актив эшли. Диңгез торгызу мәсьәләләре хәзергә икенче планга күчебрәк тора икән әле. Ярар, үзләре беләләрдер... Бу тирәләр “археологик заповедник” дип исәпләнелә. Жаслык бистәсе янында “Сигезенче химик саклау станциясе” эшләгән. Анда химик корал һәм аннан саклану җайланмаларын сынаганнар... Хәлләре чынлап торып мөшкел бит боларның. Ашарга туктаган җирдә бер кызык хәл булып алды. Бер тузанга баткан егет яныбызга килде дә якын туганын күргәндәй бертуктау - сыз сөйләнә: “Мин биш ел Татарстанда яшәдем, минем каршымда Казанның хакы зур. Әйдәгез миңа, көне буе кунак итәм үзегезне. Әйдәгез инде!” Чынлап торып кыстапмы-кыстый. Юк-юк, рәхмәт, безнең бер кабар җир дә калмады, туган якка таба ашыгабыз, бүген дүрт чик үтәсе бар.

Степан юл буе әледән-әле попурри башкарды: “100 дней в пути был караван, это – кара, кара, Каракум...”. Мин өстәп куям: “Ай әле бик еракта идек без, Ак калфакның табылган чагы...” Каракалпакларныкы да тизрәк табылсын берүк!

Хыял канатландыра

... Җиде төн уртасында Самарага килеп җиттек, Европа стилендәге шәп кунакханәдә юындык, изерәп йокладык. Өйгә “кул сузымы” ара калган. Саескан тавын үткәч, кафега ашарга туктадык. Яныма бер ир килеп басты да: “Үзбәкстаннан кайтасызмы?” – дип сорады. “Әйе, ә каян белдегез?” Машинаның арткы тәрәзәсендәге мамыкка ымлады. “Самарадан ук күзәтеп кайтып киләм, кайда туктарлар микән болар?” – дип. Мин үзем – Кырым татары, гомер буе Себердә эшләдем, пенсиягә чыккач, Казанга яшәргә кайттым. Үзбәкстанны бер барып күрәсем килә. Юллар ничек, дидегез әле?” Без Миләүшә белән пырхылдап көлеп җибәрдек. Шулай, егетләр, күрмәгәннең күрәсе килә... Әйләнеп кайтканнан бирле спидометрга карап шаккатып утырам: 8 мең километрга якын юлны ураганбыз, экваторның биштән бере, дигән сүз. Болай барса, Җир шары тирәли сәяхәткә дә чыгып китәргә күп сорамабыз... Хыялсыз кеше – канатсыз кош!

Алсу СПИРИДОНОВА

Мәкаләнең башы

Мәкаләнең дәвамы

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Инстаграм, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: