Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Мамадыш – Бохара – без үткән ара, эх!

Дәвамы бар

Ниһаять, отпускларны җайлап, дүртебез дә җыелышып беттек бугай: эше һәм иҗаты буенча командировкалардан кайтып кермәүче ирем Степан, инвалид коляскасы белән дистәләгән чит мәмләкәтләрдә тәҗрибәләр ясап йөрүче сеңлем Миләүшә, исемен кушканнан бирле могҗизалар илендә кайнашырга яратучы кызыбыз Алиса һәм үземнән мең кат яхшырак юлдашлар белән һәрчак җир читенә дә китәргә ашкынып торучы мин дәрвишегез. Бу юлысы без, берочтан Степанның Үзбәкстанның Гөлстан шәһәрендә тугызынчы дистәсен ваклап ятучы Начтый җырак тутасының да хәлен белеп кайту нияте белән, Урта Азиягә юл тоттык. Сәяхәттә күргәннәремнең, уйлаган уйларымның барысын да түкми-чәчми җиткерәм...

“Әйдә, киттек Чиләбегә, ничу монда чиләнергә!”

Читлектән ычкынган кошлармени?! Җилдереп кенә Татарстаныбызны чыгып киттек, Башкортостан буенча элдердек, Агыйделне кичтек, Уфага кереп тормабыз дигән идек, навигатор әллә кайлардан әйләндереп, үзәгенә үк алып керде, тәки! Салават Юлаев һәйкәленә бу юлысы да сәлам биреп китәргә язган икән.  “Өфе калаһы, ни өсен матур, беләм дускаем, беләм серзәрең...” Степанның репертуары бик киң, һәр шәһәргә багышлап җыр суза... Мәгърур Урал тауларын кичтек. “Кызлар, 300 чакрым өстәлсә, өстәлер, әйдәгез, Палый җырак түти белән Гена җизнинең дә хәлләрен белешеп чыгабыз!” – дип, рульне Чиләбегә таба каерды. “Суровый город”та гомер кичереп ятучы Солнцевларның безне һәрчак көтеп торалар, колач җәеп каршы алалар. Кичкырын дүртәүләшеп килеп кереп, туганнарны бу юлысы да “утлы таба”га бастырдык, рәхәтләнеп кунак булдык. “Ай күрде, кояш алды, үзебезгә атап, кайчан киләсез инде бер?!” – дип моңсуланып озатып калдылар. “Юл кешесенең юлда булуы яхшы, түти. Килербез, килербез, хәзер язмыш җилләре тагын да ераккарак ташлаган тутагыз янына барыйк әле, яме.” “Совет чорында безнең Чиләбе кибетләрендә берни юк чакта, минем булган бар “ипиле шәһәрдә”. Кыш көне тун киеп моннан самолет белән очып киттем, Ташкентка барып төшсәм, бөтен җир шау чәчәктә, кызлар кимоно күмәктән йөриләр. Искиткеч җирләр. Гөлстаннан поезд белән суыткыч алып кайттым. Гаярь вакытлар бар иде минем дә. Эх, йөрер чакта йөреп калыгыз, балалар, хәерле юллар сезгә!” – ди җизни. Ярар, исән булсак, күрешми тормабыз, чаптык без алга таба...

Казахстан даласында татар баласы

Ике тәүлек барганда, ике тәүлек кайтканда чаптык без Казахстанның очсыз-кырыйсыз соргылт далалары буйлап. Иң беренче игътибар иткән ят нәрсәбез – юл читендәге өстенә ай утыртылган сәер корылмалар  булды. Мәчет, дияр идең, алар күп һәм вак. Бераздан аңыштык: зиратлар ич бу! Үзләре мазар дип йөртәләр. Аул  йортлары әлләни мактанырлык түгел, ташландыклары да бар, ә менә  каберлекләрне төзеп тә күрсәтәләр икән болар! Элиталы некрополь, мавзолей дип торырсың! Берсеннән-берсе уздырып, зуррак, мәһабәтрәк итеп торгызганнар... Ярар, бу кадәр купшы “үлеләр шәһәре”нең ахирәт дөньясына киткән кешеләргә нәрсәгә кирәклеген җирле халык үзе  беләдер... Алдыбыздан “Груз – 200” дип язылган машина үтеп китте... Без бу якты дөньядагы сәфәребезне алга таба дәвам итик әле...

Юлыбыз Рудный шәһәренең уртасыннан ук үтте. Бик чиста, матур кала. Сафка басып килүче күпкатлы йортларга, күркәм мәчеткә, Барыс силуэтына, хыял, рухнамә турында канатландыргыч лозунгларга, кәүсәләре тигезләп акшарланган агачларга күз төште. Алар никтер бер якка таба авышканнар. Дала җиле шул яктан исәдер, мөгаен. Барабыз, барабыз... Кайбер урыннарда юл начар. Яңасын салып киләләр икән килүен.

Әтием дә егет чакта Күкчәтау далаларында чирәм җир эшкәртеп йөргән минем... 80нче елларда хезмәт алдынгылары өчен профсоюз юлламасы белән Урта Азиягә сәяхәткә дә барганы бар. И, бай кайткан иде. Сары чемоданда ниләр генә юк: килограммы белән лимон, анар, әчтерхан чикләвеге (ул вакытта без авыл балалары күргән нәрсәләрме!), баллы-гөлле крепдишин күлмәкләр, дөя йоныннан бәйләнгән свитер, алтын җеп белән чигелгән ирләр галстугы (әле хәзер дә сандыкта сакланучы бу муенчакны әни никтер тутый кош койрыгы, дип атады), “Бухара” дигән китап... Соңгысындагы матур, нәкышлы биналар, мәчетләр рәсемнәренә исем китеп карап утырганны, еллар үткәч тә, яңадан эзләп табып актарганымны хәтерлим, хәзер кая ята микән ул китап...

Шөмеш дигән авыл тукталышына өч казах апасы чыгып утырган. Алларында - дөя йоныннан бәйләнгән оекбашлар, берсе бишинә белән бәйләвен дәвам итә. Авызлары ерык, минем игътибар белән күзәткәнне күргәч, кулларын изәп, үзләренә таба чакырдылар. Туктап сөйләштерсәң, бергәләп фотога төшсәң нинди яхшы кадр буласы! Ул арада выжлап үтеп киттек шул. Ягулык станциясенә туктадык. Бензиннары безнең акча белән литры 36 сумга чыга... Бу даланың иге-чиге бармы?!... Табуннары белән атлар, куй көтүләре еш очрый. Барысы да олы юл буенарак елышканнар. О-о-о: дөя көтүе! Юк, болары белән кәртечкегә төшмичә калып булмый инде! Фотосессия оештырдык.

Кызыл Орда

- Мин Малмыжкада укыткан чакта, безнең белән Мөнирә Вәкил кызы Әгълиуллина эшләде.  Алар менә шушы шәһәрдә яшәп кайтканнар иде. Әти-әниләре колхозлашу чорында киткән булганнар, үзгәртеп кору чоры башлангач, гаилә кире туган ягына әйләнеп кайткан. Әйдәгез, бу шәһәрне карап чыгабыз, - диде Степан. Беренче борылышта ук туктап, яңа торгызылган скульптура янында фотога төшеп маташабыз. Якында койма тотучы ике егет бездән күзләрен алмый. “Кемгә аталган һәйкәл бу?” – дип сорыйм, русча. Җавап бирмиләр. Татарчага күчтем. “Сыр Анага”, - ди берсе. Туендыручы Анага икәнен аңыштык. “Ә сез каян киләсез, 16нчы регион нәрсә әле ул?” “Казан”. “Ә, беләм, беләм, анда күптән түгел футбол буенча дөнья чемпионаты үтте, телевизордан күрдем, бик матур шәһәр”.  Үзәк урамнарында ремонт бара булып чыкты, шул сәбәпле әллә кайсы борынгы тыкрыкларга кереп беттек... Тиз борылырга туры килде.

Жезл - тылсымлы таякмы

Казахстанның ЮХИДИ инспекторлары төрле яктан ачылды безгә. Көндез Җәбраилов дигән лейтенант туктатып, “Әссәламегаләйкүм” – дип, кул биреп күрешеп, документларны тикшереп, хәерле юллар теләп калса; җиде төн уртасында “Газраилгә” тарый яздык. Артыбыздан сиреналар улатып килеп, рация аша кычкырып туктатып, “Арткы тәрәзәгезгә RUS дигән оваль билге куймагансыз”, - дип, штрафка да тарттылар. Бу хакта интернеттан укып, андый билгенең мәҗбүри түгеллеген белдек-белүен, тик эш узган иде инде.  Шимкент каласына җиткәндә төнге ауга чыккан полициянең “җирле рикет”ыннан йокларга кереп кенә качып котылдык. Ул арада таможняга килеп җиткәнбез икән. Сумкаларыбызны, машинаны ике як та җентекләп тикшерде. Таң белән алдыбызда пәйда булган манзара безне үзенә гашыйк иткән иде инде. Пейзаж кисәк алышынды! Оазис башланды монда, җәмәгать! Бөтенләй башка ил, башка халык.

Балкый Ташкент

Степан чираттагы җырын сузды: “Сияй, Ташкент, звезда Востока, столица дружбы и тепла!“ Заманча Үзбәкстанның нинди икәнен күрсәтә башкала. Чисталыгына исең китәрлек, күңелле, елмайсаң – барысы да елмая. Урамнарда ап-ак машиналар тыз-быз килә, модалы киенгән студентлар метрога ашыга, заманча эшлекле стильдә киенгән ир-атлар һәм хатын-кызлар, затлы машиналардан чыгып, матур биналар эченә кереп китә. Шәһәр мохитенә чумдык. Үзәк урамга туктап, банкка кереп акча алыштырдык, сим карта алдык. Сулыш иркенәйде. Без әлегә узып барышлый гына. (Тик икенче көнне кичен яңадан әйләнеп кайтып, төнге Ташкент белән дә хозурландык тагын). Гөлстанга 60 километр кала Степан түтигә шалтыратты.

Җырак тута көтеп тора

Начтый түтинең оныгы Мәләхәт безне олы юлга чыгып Бахор мәхәлләсендә каршы алды. Кап-кара бөдрә чәчле, кара күзле бу оялчан үзбәк кызын сап-сары чәчле, зәңгәр күзле Степанның икенче буын пләмәшкәсе, диген инде ә! Капка төбендә безне тулы бер “табор” көтеп тора иде. Ураковларга Россиядән “мехмон“ – кунаклар килүе турында хәбәр бөтен мәхәлләгә таралды. Үз туганнары да күп, керәләр дә кочаклыйлар. Кемнең кем икәнен чамалап кына өлгер... Начтый түти елый да елый: “Килерегезгә һич тә ышанмаган идем, балалар, ерак бит, бик ерак, и, бәхетле иттегез мине, рәхмәтләр яусын!“- ди.

... Комазан башы кызы Макарова Анастасия моннан 50 ел элек, бәхет эзләп Үзбәкстанга юл тота. Авылга кайткан Күчти дәдәйгә ияреп китә. Кызны Мөселманкол исемле иргә димлиләр. Кашкадәрьянең чокыр-чакырлы таулар арасындагы төнлә күктәге йолдызлар гына чекерәешеп күренгән Барсакилмәс дигән кышлагында туып - үскән таҗик Бахорга килеп өй салган. Хатыны үлеп, ике баласы белән ялгыз калган. Үзбәкләрдә бу “чалга бару” дип атала. Улы Исән җиденчедә укый, кызы Торсынай укырга да кермәгән була, аннары тагын ике уллары – Альберт белән Алишер дөньяга аваз сала. Күрше урамда гына яшәүче Альбертның биш баласы бар. Алишер дистә елга якын Россиядә акча эшли. Санкт-Петербургка хатынын да алып киткән, бик сирәк кайталар. Өч балалары – Мәләхәт, Гөлмира, Алпамыш (әтисе үзе эзләп тапкан, бөтен Гөлстанга өч кенә икән мондый исем!) Начтый әбиләре белән үсә. Тугызынчы дистәсен вакласа да, һич картаерга уйламый: әле моңа кадәр сыер асраган, бер ай элек кенә сатып җибәргән. Дистәләгән күркәләре, тавыклары бар. Бакчасы бик зур. Анда анар, айва, йөзем агачлары, бөтен төр яшелчәләр үстерәләр... Касәнең төбенә беткән саен кайнар яшел чәй тамыза-тамыза, мул сыйлы табын артында гәп корабыз, Начтый түтинең хикәятен тыңлауны дәвам итәбез.

- Советлар Союзы булганда, балаларны ала идем дә, Дүсмәткә, Комазанбашына еш кайта идем. Хәзер юллар бикләнде, олыгаеп та киттем шул. Сеңлем Марҗый кияүгә чыгуга ук әйткән иде: “Союз таралса, нишләрсең микән, түти?” – дип. Кайлардан белгән, диген.

Республикаларны туплап нык союзга,

Бөек Русь азат, җиңелмәс ил төзде.

Яшә син, халык теләге тудырган ил,

Бердәм, куәтле Советлар Союзы! – дип, гимнны да көйләп күрсәтте. Ул арада, сый-нигъмәтләрен күтәреп, күршедә яшәүче килен Тоня кереп җитте. Китте тагын кочаклашу, хәл-әхвәл белешү. Степаннан җиде буын әби-бабалары, чыбык очлары турында сораштырып бетерделәр.

Алсу СПИРИДОНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев