Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Мамадыш – Бохара – без үткән ара, эх! (Дәвамы)

Дәвамы бар

Антонида

Аның монда килеп эләгү тарихын да сөйләттем. Мамадыш районының Юкәче авылында яшәгән Лука Кушбашев - Начтый түтинең икенче буын туганы. Мәктәптә укучы кызы Тонядан еш кына хат яздырта торган булган ул. Берсендә Тоня, менә хат яза торган кыз шушы, дип, конверт эченә фотографиясен сала. Исән аңа гашыйк була. Армиядән кайтышлый, Юкәчегә кереп, 17 яшьлек кызны Үзбәкстанга алып та китә. Бернинди калымсыз-нисез хатынлы була да куя! Дистә еллар буе бер ишек алдында чөкердәшеп яшәп яталар бертуган килен белән кайнана.

  • Үкенгән вакытлар булды, сагындыра. Тик, язмышым шундый булгач, нишлим инде. Мөмкинлек туган саен авылга кайтып килергә тырышам, юл чыгымнарын күтәрергә туганнар булыша. Рәхмәт төшкерләре, үзләре дә бергәләшеп кунакка килеп киттеләр әле былтыр, дип балавыз сыгып та алды Тоня. - Улыбыз Иркен дә Яр Чаллыга акча эшләргә киткән иде. Карыйм: балалар әтисез үсә. Боегып йөриләр. Уйлап алдым: “Соң бит болар өчен чит кеше була бу!“ Ул арада Россиядә кризис башланды. “Улым, зимагурлыкта йөрмә, кайт, берәр җае чыгар әле!” –  дидем. Күпләп мал үрчеттек. Сезнеңчә фермер була инде. Эшебез бик авыр иде. Печән юк, биштармак күрсәм дә, елыйм. “Эх, бездәге печәннәр монда булса!” – дим. Менә Илгиз кияү белән тәрәзәишекләр ясый торган фирма ачтылар, эшләре гел алга бара, Аллага шөкер! Дүрт баламның кечкенәсе Гөлчәһрә – арада иң үткене, өнлесе булып чыкты, үзенә - үзе бирнә җыеп, кияүгә китте. Үзебезнең татар егетенә! Ире Илгиз белән бик яратышып яшиләр, ике балалары бар, - дип көлә-көлә сөйләде Тоня. Шулай, бу дөньяга һәркем үз ризыгы, бәхете белән туа. Үзебез сайлаган язмыш, үзебез сайлаган ярлар. Балалары - Зөһрә, Йолдыз, Иркен, Гөлчәһрә – барысы да башлы-күзле. Тугыз оныгы бар. Тоняның ике өйне бер итеп, бөтенесен көйләп, чабып йөрүенә таң калырлык. Безне мунчага кертергә дә, чакырып кунак итәргә дә өлгерде. Югыйсә, үз хуҗалыгында да кырыкка ярылыр чагы: яңа өй күтәрәләр, оныклары игътибар сорый. Тырышлыгына, булдыклылыгына хәйран калырсың...

Кунак – өч көнгә кадәр генә кунак, диләрме? Ярар, вакыт чыкты безнең, алга таба кузгалдык.

Кәмперкавын, яки игелек игелек булып кайта

Сәмәркандка таба юл тоттык без. Юлда туктап “индийский”(тышчасы җыерчыклы булганга аны “әби” – “кәмпер” дип тә атыйлар) кавыннар алдык. Татарча сөйләшүебезгә бик күңеле булган (әбисе Кырым татары икән) егет бер кавынны бүләк итеп тә тоттырды. Телефонын бер генә минутка да кулыннан төшермәгән блогер Алисабыз Джезак шәһәренә җитәрәк: “Безне монда минем дус, МАНТның (Татарстан Халыкларының Яшьләр Ассамблеясы) актив әгъзасы Мансур Мусаев каршы алырга җыена, КХТИны тәмамлап, җәй башында туган шәһәренә стажировкага кайтып кына киткән иде әле,” – дип куйды. Сәфәребезне Инстаграммнан күзәтеп барган икән. Менә ичмасам, сюрприз! Яшьләрнеке – яшьләрчә инде. Безне стелла янында бик җитди егет көтеп тора иде. “Үзбәкстанның Швейцария почмагы”на тиңләнгән искиткеч гүзәл шәһәре буенча сәяхәт иттерде, биредә данлыклы саналган кыпчак суперсумсасы белән сыйларга олы юл чатындагы чәйханәгә алып керде. Кеше гаять күп.

Керә - керешли күрше сәкедә дастархан янына кырын ятып кәеф-сафа корган өч иргә игътибар иттем. Миләүшәнең таяк белән барганын бик җентекләп күзәтәләр. Чит җирләрдә йөргәндә туристның иң көчле коралы – елмаю һәм үз телләрендә исәнләшү икәнен күптән беләм. “Әссәләмегаләйкүм!” – дим, авызны колакка кадәр ерып. Аллы-гөлле көрпәкләр җәелгән сәкегә без дә аякларыбызны бөкләп менеп кунакладык. Әкияттәге серле ашъяулыкка сый ташыла башлады. Официантлар Мансур янында йөгереп кенә йөриләр... Шартлаганчы ашатырга җыеналар бугай болар безне... Берзаман өстәлгә табагы белән киселгән кәмперкавын менеп кунаклады. Күрше өстәл безгә бүләк җибәргән! Чыгып киткәндә рәхмәт әйтергә тукталмыйча булмады. Икесенең Мәскәү, Санкт - Петербург калаларыннан сәяхәттән кайтып килүләре икән. Бик ошаган. Өченчесе дусларын яңа гына каршы алган, тансыклап сумса ашарга кергәннәр... Мансур безне өйләренә алып кайтып, әти-әнисе, сеңлесе белән таныштырды. Сәлам биреп, капка төбеннән борылып китәрбез дигән идек, ләкин кая ул! Әтисе Кәрим әкә - институтта рус теле укыта, филология фәннәре докторы. Нәзирә ханым – укытучы, әбисе Ульяновск мишәре, оныкларын татарча өйрәткән, гомер буе Казанны бер кайтып күрү турында хыялланган, тик вафат булган... Сүзгә-сүз бәйләнде... Ишегалларында үскән тут агачы күләгәсендәге дастархан янына тагын рәхим итәргә куштылар, көрпәкләр салынды, ап-ак челтәрле ашъяулык җәелде, бәллүр савытларда милли тәгамнәр чыга башлады. Бу кадәр кунакчыллыкка каршы торып буламы?! Җавап сүзенә, ярый машинада күчтәнәчкә чәк-чәк һәм камперкавын бар иде... Рәхмәт, мөсафирларны шулай зурлаган киң күңелле хуҗаларга, рәхмәт яшьләрне дуслаштырган МАНТка! Машинага чыгып утырып, юлга кузгалгач, Алисаны күкләргә чөеп мактадык инде, нәтиҗә – күз алдында бит. “Ә минем бөтен республикаларда да, илләрдә да дус-ишләрем бар”, - диде ул, тыйнак кына. Әй, кызым, бөтен дөнья халыкларын йөрәгеңә сыйдырган, адым саен могҗиза ясап йөрүче бер бала инде син, киләчәктә барыр юлларың киң, бәрәкәтле, хәерле булсын берүк! Тамак - тук, өс – бөтен, дөнья – матур, киң... Гаҗәеп табигать пейзажлары белән хозурлана-хозурлана алга элдертәбез. Төн җиткәндә Сәмәркандка барып кердек. Алиса интернеттан белешкән кунакханә шәһәрнең борынгы үзәгендә үк булып чыкты. Ике машина очрашса, сыймый торган тап-тар, канаулымы, арыклымы урамнар буенча барып, көчкә эзләп таптык без аны. Ниһаять, Сим-сим капканы ачты... Һәм без гаҗәеп шәрык кунакханәсенә килеп эләктек: талгын гына музыка уйнап тора, стеналарда – чигелгән бизәкләр, идәннәрдә – келәмнәр, тут агачы астында дастарханнарда кунаклар гәпләшеп утыра, нинди генә телләрдә сөйләшмиләр... Касәләрне бармак очы белән генә тотып, тәм-томнар белән яшел чәй чөмергәч, кичке Сәмәркандны карарга чыгып киттек. Шимбә кичендә бөтен шәһәрне яңгыратып, туйлар гөрли. Култыклап, чүт туйга алып кереп китмәделәр үзебезне.

...Кичтән 30 градус эссе иде. Иртән торсак, яңгыр коя. Март аеннан бирле беренче яңгыр, диделәр. Сөенәләр үзләре. Безгә бер дә тансык түгел шул, суыткан җитмәсә. Багажникның астында ук калган җылы киемнәрне тартып алырга туры килде. Киттек шәһәр карарга.

Шәрык базары

Сәмәркандта булган кеше бирегә кермәсә, аның сәфәре тулы булмас, диләр. Чөнки базар – сәүдә итү урыны гына түгел, аралашу, дөнья хәлләрен белешү, танышу, халыкларның якынлашу урыны да. Без моңа чынлап торып инандык. Җиләк-җимеш, чикләвек, тәмләткечләр... тагын әллә ниләр таулар булып өелгән.

Барысы да үз товарларын мактыйлар, авыз итәргә кыстыйлар. Тартынып тормасаң, тамак туйдырып чыгарга була. Затлы мал – келәмнәр, керамик савыт-саба, җиз табаклар, бизәкле комганнар, хәнҗәрләр, алтын ука белән чигелгән әйберләрнең чуты юк. Степан белән Алиса каядыр югалдылар. Базар – Миләүшәнең стихиясе, юкка гына югары белемле товаровед түгел шул инде ул. Коляскасы тәгәрмәчләрен үзе тәгәрәтеп, рәтләрен серле генә күзәтеп алга бара. Мин артыннан теркелдим. Бер егет, каршыбызга ук чыгып, касә белән чәй һәм хәлвә сузды. “Менә нәкъ синдәй мөгез чыгаручы сатучыны эзли дә идем инде мин!“ – диде Миләүшә, көлеп. Күчтәнәчләр төядек. Үзбәк сумнарыбыз җитми башлагач, бик тиз генә акча алыштыручыны чакырып китерделәр. Доллар, евро, рубльләрне олы төенчегенә төйнәгән дә, базар буйлап рәхәтләнеп хезмәт күрсәтеп йөри, минсиңайтим. Олы бер банкны алыштырган чапанлы, түбәтәйле агайны күргәч, көләсе дә килеп китте. Баш на баш, тиененә кадәр дөрес, вәссәлам. Тәк, бу сатучы яшь егетләр өерләре белән нишлиләр монда?! Сәүдә урыннарын ташлап, җыелышканнар да, берсенең планшетыннан үлә-бетә нидер карыйлар. Ә-ә-ә, аңлашылды: Хәбиб Нурмагомедов белән Конор Макгрегорның Абсолют көрәшче чемпионаты (UFC) чемпионы исемен яулау өчен очрашуы бара бит бүген! Хәбиб җиңгәч, базардагы яңгыраган “Уррра!“ тавышына, егетләрнең бер-берсен кочаклап, шатлануларына чик-чама булмады! Менә, ичмасам, җанатарлар!

Йолдыз апаның мумие сораганы искә төште. Анысын каян алырга соң әле. Икебез ике яктан эзләп киттек. Таптым бит: таулардан килгән Нуретдин хаҗи белән серләр килеште. Сөйләшмәгән тема калмады. Ике философ очрашты! Мумиены алып кесәгә салдым. Ул миңа артымнан килә-килә өстәп зәгафрән, тагын ниндидер кан басымын төшерә торган үләннәр бүләк итте. Монда сатучылар белән һичшиксез сатулашырга кирәк. Алар өчен ул зур мәртәбә. Бәхәсләшми сатылган ризык, нинди генә кыйммәт бәягә китсә дә, сатучыга шатлык китермәячәк: чөнки ул синең белән аралашып, сиңа үзенең күңел җылысын бирә алмады. Ә алар өчен иң мөһиме – күңел җылысы, кеше хәтере һәм дустанә мөнәсәбәт икән... Миләүшә белән табыштык. Мин бер пачка алган суммага унны алган булып чыкты...

(Дәвамы бар)

Мәкаләнең башы

Алсу Спиридонова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев