Лениногорск районының Федотовка авылы турында фильм дөнья күрде
Хәбәрләр

Лениногорск районының Федотовка авылы турында фильм дөнья күрде

Аны, махсус Питрауга килеп, Әлмәтнең эксперименталь музыкаль дуэты – ABIEM Project эшләгән.

Лениногорск районының Федотовка авылында быел узган Питрауда кунаклар булган. Ул исә Әлмәтнең эксперименталь музыкаль дуэты – ABIEM Project

Әлеге проектның катнашучылары – Владимир Федоров белән Артур Җамалетдинов бәйрәмгә зур максат белән килүләре турында сөйләгән идек. Егетләр керәшен халкының йөзек кашы булган Питрау бәйрәме, Федотовка авылы тарихы, бүгенгесе, аның күренекле шәхесләре турында фильм төшергәннәр. Шулай ук, "Аланлык" ансамбле белән заманча аранжировкада эшләнгән җыр да яздырганнар.

Нәтиҗәдә, кызыклы һәм эчтәлекле фильм килеп чыккан. Аны сезгә дә тәкъдим итәбез.

Видео: ABIEM Project.

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Нет комментариев