Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Тарихи «Тарих»: Казан Кремлендә заманча керәшен киеме коллекциясе тәкъдим ителде

«Тарих» – беренче заманча керәшен кием бренды.

14 октябрь Казан Кремлендә "Бик матур" дип аталган заманча милли киемнәр дефилесы узды. Аның төп оештыручылары – "Ялкын" журналы һәм "Бик матур" проекты алып баручысы – стилист Галия Сафина.

Дефиле кысаларында Татарстанда нигезләнгән алты брендның киемнәре тәкъдим ителде. Һәр күрсәтелгән коллекциядә милли акцентлар – аксессуар, бизәк, төс – бар иде.

Чараның иң көтелгән өлеше "Тарих" дип исемләнгән заманча керәшен киеме коллекциясен тәкъдим итү булды. Җырчы Татьяна Ефремова "Ак калфак"ны башкарды, ә җыр астында әлеге яңа брендның 9 киеме күрсәтелде. 

"Тарих" коллекциясе

"Тарих" бренды – "Бәрәкәт" керәшен яшьләр бүлегенең җитәкчесе Алексей Дмитриев һәм Яков Емельянов исемендәге үзәкнең белгече Элина Якупованың уртак проекты. 

Үзебезнең брендны булдыру – минем күптәнге хыялым иде. Өч атна эчендә тыгыз эш алып бардык һәм, ниһаять, бүген без нәтиҗәләребезне күрсәтәбез. Бу – беренче заманча керәшен киеме коллекциясе. Брендның исеменнән үк күренеп тора: киемнәрне махсус керәшен яшьләре өчен тектек, алар үз тарихларын, тамырларын онытмасын, дип. Образлар көндәлек тормышка, урам стиленә яраклаштырылган, – дип уртаклашты Алексей Дмитриев.

"Тарих" брендының дизайнеры – Элина Якупова

"Бик матур" дефилесында хатын-кызлар өчен булган модельләр генә күрсәтелде, әмма "Тарих"та егетләр һәм ирләр өчен тегелгән образлар да бар. 

Керәшен бренды өчен җан атырга дип Татарстан керәшен иҗтимагый оешмасының башкарма комитеты җитәкчесе, Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәк директоры Людмила Белоусова да килгән иде. Милли киемнәрне заманчалаштыруга карата аның да фикерен белдек. 

Мин мондый үзгәрешләрне хуплыйм. Чыннан да, мондый эшкә алынырга күптәннән теләгән идек. Мәдәни үзәктә иҗат итүче дизайнерыбыз Элина Рашидовна бөтен яңалыкларны күтәреп ала, бик креатив. Бүгенге вакыйга белән мин канәгать. Киләчәктә бу брендны олы буын кешеләре дә хуплар, дип уйлыйм, чөнки этника бер урында торырга тиеш түгел. Яшьләргә чабата кидереп булмый, шуңа үзләре тоемлаганча, үзләре ничек күрәләр – шулай булсын дип, ирек бирәбез. Шулвакытта этника алга барыр, – диде ул.

 

Киемнәргә килгәндә, барысында да миллилек төсмере бар. Традицион шакмак булсынмы, керәшен бизәге я ачык кызыл төсме – күзне җәлеп итә. 

Сүз уңаеннан, подиумда коллекциянең бер образын үзебезнең керәшен кызы, "Бәрәкәт" оешмасы җитәкчесе урынбасары Аида Сахарова күрсәтте. Ул да модель ролендә чыгыш ясавына бик шат булуы турында әйтте. 

Аида Сахарова "Тарих" коллекциясенең образында

Шулай итеп, бүгенге көнне тарихи зур бер вакыйга дип санарга була. Керәшен культурасы өчен киләчәккә таба кыю адым ясалды. 

Фото: авторныкы, шулай ук Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәк пресс-үзәге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев