Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Келәтле яшьләре Питрау җыены уздырырга әзерләнә - Фото

Келәтледәге Питрау бәйрәме тирә-як авылларны гына түгел, бөтен район һәм шәһәр халкын үзенә җыя

Быел 15 июльдә кичке сәгать 5тә Түбән Кама районының Келәтле авылында Питрау җыены була.

Питрау җитәргә берничә көн кала, гадәт буенча, авыл буйлап сөлге җыярга чыгачаклар. Бүләкләр эленгән озын колга Питрау мәйданының бәйрәм комиссиясе палаткасы янәшәсендә урын алачак.

Түбән Кама районындагы Келәтле авылының бу милли бәйрәме, элек-электән, Питрау көне тирәсендә уздырылган. Хәтта район җитәкчләре, “уттай кызу эш өстендә”   бәйрәм   итүне тыйган елларда да Келәтле керәшеннәре үзләренең ата-бабаларыннан ук сакланып, буыннан-буынга күчеп килгән Питрауны, барыбер, үз вакытында үткәргәннәр.

Келәтледәге Питрау җыенына, соңгы елларда, керәшеннәрнең “Бәрмәнчек” дәүләт фольклор ансамблен һәм башка иҗат коллективларын чакыру гадәткә керде. 2006, 2008, 2010 елларда төшерелгән бу фотолардан күренгәнчә, элегрәк Келәтледәге Питрау җыенында Түбән Каманың үзендәге – “Сүрәкә”, Яр Чаллының – “Карендәшләр” һәм Лаеш районының Ташкирмән авылыннан “Сүрәкә” керәшен фольклор ансамбльләре чыгышларын да күрергә була иде.  

Быел Келәтленең Питрау җыенын тагын да күңеллерәк итеп уздырырга ниятлиләр.  Тамашчы өчен көтелмәгән кызыклы сюрпризлар да булачак. Мәйданда керәшен җырулары да, халык уеннары да, спорт ярышлары да, көрәш тә оештырылачак.

Фотолар Фирая Моратова архивыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев