Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Казанда мәгърифәтче, миссионер Николай Ильминскийга багышланган фәнни-практик конференция үтте

Конференция Николай Иванович Ильминскийның тууына 200 ел булуга багышланды

4 май көнне Я. Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә “Николай Иванович Ильминский – галим, педагог, миссионер” дип аталган фәнни-практик конференция узды. Конференция күренекле галим, православие миссионеры һәм Урта Идел буе халыклары мәгърифәтчесе Николай Иванович Ильминскийның тууына 200 ел булуга багышланды. Аны Татарстан һәм Казан митрополиты Кирилл бәхиллеге белән Казан епархиясе, Казан духовная семинариясе, Казан епархиясенең миссионерлык бүлеге, Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәк һәм Казан шәһәренең керәшеннәр приходы үткәрде.

Әлмәт һәм Бөгелмә Епискобы Мефодий чыгышын Казан һәм Татарстан митрополиты Кириллның сәламләү сүзен җиткерүдән башлады. Ул керәшеннәрнең Николай Ильминскийны хөрмәт итүләре турында әйтте. Николай Ивановичның керәшеннәр өчен генә түгел, мордва, чуваш, мари халыклары өчен дә зур эшләр башкаруын билгеләп узды.

“Аның эше бүгенге көндә дә дәвам ителсен иде. Киләчәктә Зәй шәһәрендә керәшеннәрнең православие үзәген төзергә телибез. Шулай ук, миссионерлык эшендә зур хезмәт күрсәткән Макарий Невский храмы төзергә дә планлаштырыла. Иң мөһиме – бүгенге көндә чиркәү һәм үзәк төзер өчен билгеләнгән урын бар", - дип сөйләде Мефодий.

Докладлар белән Казан дәүләт консерваториясенең музыка теориясе кафедрасы җитәкчесе Александр Маклыгин, Казан милли тикшеренү технология университеты профессоры Резеда Исхакова, тарих фәннәре кандидаты, Казан духовная семинариясенең гомуми һәм чиркәү тарихы кафедрасы доценты Анатолий Елдашев, сәнгать фәннәре кандидаты, Казан дәүләт консерваториясенең музыка теориясе кафедрасы доценты Айсылу Гомәрова, Казан духовная семинариясенең чиркәү-музыка дисциплиналары кафедрасы укытучысы, Казан шәһәре Киров районының 1 нче балалар музыка мәктәбе укытучысы Ольга Кауссе, Изге Тихоново православие гуманитар университеты аспиранты (Мәскәү шәһәре) Татьяна Нехорошева һәм төрки халыклар арасында христианлык тарихын өйрәнүче Олег Быков чыгыш ясады.

Конференциянең пленар утырышыннан соң керәшеннәрнең “Бәрмәнчек” дәүләт фольклор ансамбле, Казан консерваториясе студентлары һәм Казан духовная семинариясе хоры катнашында концерт булды.

Шул ук көнне Тихвин Алла Анасы иконасы чиркәвендә служба узды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев