Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

«Бәрмәнчек» яңа программа белән зур сәхнәгә чыга

Концертта керәшен культурасы белән беррәтән чуаш, мордва, рус, казак фольклоры да булачак.

9 ноябрьдә Г.Тукай исемендәге Казан дәүләт филармониясендә "Бәрмәнчек" керәшен фольклор ансамбленең "Туганаем – асыл бизәгем" дип аталган яңа концерт программасы узачак. Әлеге чара Россиядә халык сәнгате һәм  матди булмаган мәдәни мирас елы уңаеннан оештырыла. 

Шушы яңалыкны белгәч, "Туганайлар" журналисты ансамбльнең сәнгать җитәкчесе Эльмира Кашаповага чыгып, киләсе концертта тамашачыларны нәрсә көтүе турында сораштырды. 

– "Туганаем – асыл бизәгем" программасы бик үзенчәлекле булачак. Аның нигезендә – халыклар мозаикасы. Шуңа күрә, концертта ансамбльгә хас керәшен фольклорыннан тыш, Кырым татарлары, казак, рус, чуаш, мордва һәм Идел буе халыкларының культуралары да булачак. Ә прологында заманча этник эшкәртүдәге җыр куелачак. Аны безгә Алмаз Ахмадишин әзерләде, – дип сөйләде ул. 

Концерт киң аудитория өчен әзерләнә. "Бәрмәнчек" яңа амплуада булачак.

Чара 18:30 сәгатьтә башлана. Яшь чикләве - 6+. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев