Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Бүген - Бал Спасы

14 август - Беренче Спас

Икенче төрле аны баллы яки юеш Спас дип тә йөртәләр. Спасларның өчесе дә авыл хуҗалыгы эшләре, урып-җыю, чәчү, җиләк-җимеш җыю һәм башкалар белән бәйләнгән. Әйтик, беренче Спаста кура җиләге өлгерә. Күп еллык тәҗрибә һәм сынамышлардан чыгып, әгәр дә беренче өлгергән җиләкләр эре булса, арышны иртә чәчү отышлы саналган. Әгәр дә инде вак булса, урта срокта яки соң чәчү ягын караганнар. Игенче, җиләккә карап, туфрактагы дым запасын чамалаган.

Беренче Спас ел саен 14 августта билгеләп үтелә. Бу чорда авыл хатыннары, бала-чагаларын ияртеп, урманга кура җиләге җыярга йөриләр. Төрле авыруларга им-дәва буларак, аның җимешен генә түгел, чәчәген һәм яфрагын да җыялар, шулай итеп, кышка запас туплыйлар. Беренче Спаста шомырт та өлгерә. Ул да күп төрле авырулардан дәва булып тора.

  • Бал кортлары кәрәз-ләрне бал белән тутыра. Шуңа күрә ул баллы Спас дип атала да.
  • Беренче Спастан соңгы - өченче Спаска кадәр Успенье уразасы башлана.
  • Беренче Спаста карлыгачлар җылы якка күченеп китә башлый.
  • Беренче Спаста салкын чык төшә. Шуңа күрә аны юеш Спас дип тә атыйлар.
  • Беренче Спаста атларны һәм башка хайваннарны елгада соңгы тапкыр коендыралар.

Фото: info-god.com

Бу темага кагылышлы материаллар:

Спас уразасы башланды

Бал Спасы - Иисус Христос хөрмәтенә аталган өч бәйрәмнең беренчесе
Тулырак: http://tuganaylar.ru/news/belemnek/bal-spasy-iisus-khristos-khrmten-atalgan-ch-byrmne-berenchese

Бал Спасы - Иисус Христос хөрмәтенә аталган өч бәйрәмнең беренчесе

Спас уразасы башланды
Тулырак: http://tuganaylar.ru/news/belemnek/spas-urazasy-bashlandy

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев