Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Белемнек

Спас уразасы башланды

14 августта православие чиркәве билгеләгән дүрт уразаның берсе булган Спас уразасы башланды. Ул 28 августка – Алланы тудырган Изге Кыз Мариянең бу дөньядан күчкән көне булган Успение бәйрәменә кадәр дәвам итә.

14 августта православие чиркәве билгеләгән дүрт уразаның берсе булган Спас уразасы башлана. Ул 28 августка – Алланы тудырган Изге Кыз Мариянең бу дөньядан күчкән көне булган Успение бәйрәменә кадәр дәвам итә.  

Успение уразасы бөтен гомерен иман әйтеп, ураза тотып үткәргән Алла Анасы хөрмәтенә билгеләнгән. Бу ураза вакыты бик борынгы чорларда, төгәлрәге V гасырларда ук билгеле булган.

ХI – XII гасырларда 19 август – Иисус Христос яктырылган көн бәйрәме уңаеннан, Успение уразасын бетерү турында бәхәсләр дә барган. Әмма XII гасырда Грек Чиркәве Соборында Успение бәйрәме алдыннан ике атна ураза тоту турындагы соңгы карар чыгарылган.

Успение уразасында да, ашаудан гына тыелып калмыйча, шулай ук, шау-шу куптарып күңел ачуларга бирелмәскә, күңелне начар уйлардан һәм гамәлләрдән аруландырырга кирәк.

Тоткан уразаларыбызны Ходай кабул итсен!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев