Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Белемнек

Бал Спасы - Иисус Христос хөрмәтенә аталган өч бәйрәмнең беренчесе

14 август – беренче Спас

Бу – Коткаручыбыз (Спаситель. «Спас» сүзе – шуннан) Иисус Христос хөрмәтенә аталган өч бәйрәмнең беренчесе.

1164 елда Россия князе Андрей Бо­голюбский дошманга каршы сугыш белән чыга. Христиан динендәге патшалар гадәте буен­ча, сугышчыларның Ходай ярдәме белән көчләрен, гайрәтләрен арттыру өчен, Андрей Боголюбский гаскәрендә – Изге Кач һәм Котка­ручының, Аның Анасының икона­лары булган.

Хәлиткеч сугыш вакытында җитәкче Изге Качтан һәм иконалардан үзенең полкына яктылык сирпелүен күрә. Шул яктылыктан көч алып, Ходайның күзгә күренмәгән ярдәме белән гаскәр дошманны җиңеп чыга.

Шушы истәлекле көнне хәтердән чы­гармас өчен, дәүләт башлыгының ризалыгы һәм Изге Соборның рөх­сәте белән бу көндә, ягъни 14 августта билгеләп үтелә  торган яңа дини бәйрәм ка­бул ителә.

Бу көнне чиркәүләрдә яшелчә, бал из­геләндерелә. Шуңа күрә ул халык те­лендә «Бал Спасы» дип атала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев