Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Этнографическая мозаика

Җырчы Җәкәү йортында Түбән Кама районы керәшеннәре айлыгы башланды

Интернет киңлекләрдә февраль ае дәвамында «химия төбәге»ндә яшәүче карендәшләребезнең көнкүреше, мәдәни мирасы, авыллары һәм фольклор коллективлары турында сөйләнәчәк.

Түбән Кама төбәгендә керәшеннәрнең 9 авылы, 5 Ходай йорты, 1 мәдәни-дини чишмә комплексы, 11 фольклор ансамбле бар. Аларда барлыгы 160лап кеше җыр-биюләребезне халыкка җиткерә. Җирле керәшен җәмгыяте оешканга - 31 ел. 

Мәдәни айлык программасында:  

-"Сүрәкә", "Асыл нәсел", "Җиз кыңгырау", "Баш чишмә", "Балчыклы җиңгиләре", "Җирекле моңнары", "Нариман керәшеннәре", "Серле мәләнчек", "Ак түтиләр" , "Троица" һәм "Көмеш су" ансамбльләренең иҗаты белән таныштыру;

- җирле шагыйрьләр Мария Логинова, Раиса Мищихина, Никифор Тукмачев, Анастасия Усачеваның шигырьләрен интернет киңлекләргә чыгару; 

- Түбән Кама, Балчыклы, Кушай, һәм Олы Атыдагы керәшен чиркәүләре, Келәтле авылының чишмә комплексы, аларның тарихы белән таныштыру;

- Түбән Каманың булдыклы, асыл затлары белән таныштыру каралган.

 Алар 22 февральдә Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәккә килеп, Май чабу бәйрәмен оештырачаклар. Айлык 26 февральдә Җәкәү йортында бәйрәм концерты белән тәмамланачак.

Шулай ук, мәдәни үзәктә әлеге як керәшеннәренең тормышын чагылдырган экспонатлар белән булдырылган күргәзмә дә эшләячәк. Килеп күрергә теләүяеләр булса - мәдәни үзәк эш көннәрендә ачык.

Боларның барысы белән дә интернет киңлекләрдә - мәдәни үзәк белән җирле керәшен оешмасының ВКонтактедагы группаларында танышырга була. 

Игътибарыгызга Түбән Кама ягының керәшен авылларына кыскача экскурс.

Түбән Кама районында хәзерге вакытта үз асылын, халык йолаларын, гадәтләрен саклап яши торган керәшен авылларыннан шәһәргә урман аша гына урнашкан Балчыклыны, аның янәшәсендәге Келәтлене һәм шул Келәтледән аерылып чыккан Ключ Труда поселогын, шул тирәдәге Кушайны, Кече Җиреклене мисалга китерергә була.

Чиркәүләрен җимертми саклаган Олы Аты, Мамадыш районының Колышчы авылыннан күченгән Нариман, шактый еллар Чистай районы авыллары булып исәпләнгән Тәтемәл (Тавель), Троицкий, Благодатная да бар әле.

Түбән Афанас, Сарсаз-Бли, Байгол, Байданкино, Трудовой, Ильинка авыллары халкының да әле кайчан гына яртысын керәшеннәр тәшкил иткән, ә калганын – рус һәм башка милләтләр. Бер урамы керәшеннеке (хәзер чама белән 6-7 йорт) булган Югары Чаллы...

Революциягә кадәр үк керәшеннәр күченеп утырган Чургат (хәзерге исеме Красный Ключ) поселогы, Кама буенда яңа шәһәр төзелеше башлангач, Чәбия керәшеннәренең байтагын үзенә сыендырган.

Нигезләрендә – шәһәр

Чәбиянеке шикелле үк аянычлы язмыш көтмәсә дә, Актүбә авылының да күп өлешен шәһәр кысрыклаган. 1960 елларда беренче “чаналар поезды” белән килгән төзүчеләр Актүбә һәм Чәбиядә тукталган. Аларны йорт саен таратканнар. Керәшеннәр үз авылларын юкка чыгарачак таш каланы төзүчеләрне үзләренә сыендырганнар, туганнарыдай якын күргәннәр. Сүз уңаеннан, “чаналар поезды”на кадәр үк, әле ноябрь аенда Илтән-Бута авылы керәшене Трофим Бояров җитәкчелегендәге бригада килгән. Алар Афанаста торып, Төзүчеләр поселогына нигез салалар.

Хәзерге вакытта Түбән Каманың бер урамы гына булып исәпләнсә дә, Актүбә әле исән. Урамның бер ягында – шәһәр, икенчесендә – якынча 45ләп йорты булган Актүбә. Ишетеп белүемчә, Березниковлар, Шапошниковлар, Сабанаевлар һәм башка керәшеннәр әле дә үз туган авылларында гомер итәләр... Актүбәдән шәһәргә күчәсе килмичә, 1965 елда Гаврил карт үз исемендәге керәшен авылына нигез сала. Иң беренче булып, кыр уртасына өен күчереп, кызы Вера, оныгы һәм карчыгы белән шунда күченә. Аңа ияреп, улы белән Анна Емельянова һәм тагын ике кеше өйләрен шунда илтеп салалар. Тора-бара, башкалар да килеп утыра. Гавриловка авылы, соңыннан, бер урам буларак, Олы Афанаска тоташа.

Актүбә турында сөйләгәндә, чыгышлары белән шушы авылдан һәм Чәбиядән булган кешеләрне (аларның якыннарын) әле хәзерге вакытта да Актүбә зиратына җирләүләрен әйтим. Зиратлары ташландык хәлгә килгәч, аны койма белән әйләндереп алу, янәшәсендә часовня төзетү һәм Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашлары истәлегенә һәйкәл салу кебек игелекле эштә Актүбә авылы егете Сергей Шадрин башлап йөрде. Хәзер “Росгвардия”гә караган “Охрана” дәүләт-унитар предприятиесендә эшләүче Сергей Петровичка Мәскәүдә яшәүче туганы – колхозлашу чорындагы репрессия дулкынында читкә сөрелгән Даный картның оныгы, профессор Андрей Савельевның ярдәме чиксез зур була.

Түбән Кама ягындагы керәшен авыллары кешеләре янына – химия промышленносте предприятиесе, шин заводы булган яшь Түбән Кама шәһәренә – Тукай, Сарман, Зәй, Мамадыш, Балык Бистәсе, Мөслим, Әлмәт, Алабуга һәм башка районнардан килгән керәшеннәрне дә өстәргә кирәктер. Шуңа күрә дә Түбән Камада яшәүче керәшеннәрнең җыру-биюләре республикадагы барлык керәшен авыллары үзенчәлекләрен үз эченә алса, гаҗәп түгел. Әлбәттә, шушы яктагы Актүбә, Чәбия, Балчыклы, Келәтле авыллары көйләре, гадәтләре һәм бәйрәмнәре өстенлек итә.

Балчыклы һәм Сарсаз-Бли авылларыннан фоторепортаж.

Видеода - 2020 елда онлайн уздырылган Питрау кысаларында әзерләнгән кичә.

Искәрмә: Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәкнең бу проекты 2021 елда тормышка ашырыла башлады. Барлыгы 11 район керәшеннәре үз яклары бәйрәмнәрен, йолаларын күрсәттеләр, танылган кешеләре турында сөйләделәр. 

 

Фото: Түбән Кама керәшеннәренең ВКонтактедагы группасыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев